Реклама
Иске Салман җирлегенә кергән авылларда тирә-якны чистарту буенча өченче тапкыр өмә үткәргәннәр инде. Бюджет оешмаларында, җирлек советында эшләүчеләр урамнарда, юл буйларындагы чүп-чарны җыеп алганнар. Тракторчылар Илнур Шәрәфетдинов, Ришат Хәбибуллин, Нәбиулла Насыйбуллин урамнарны тракторлар белән тигезләп чыканнар. Ә Сункишев Ринат белән Хәлиуллин Рафаэль Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларына куелган һәйкәлн...
РекламаИске Салман җирлегенә кергән авылларда тирә-якны чистарту буенча өченче тапкыр өмә үткәргәннәр инде.
Бюджет оешмаларында, җирлек советында эшләүчеләр урамнарда, юл буйларындагы чүп-чарны җыеп алганнар. Тракторчылар Илнур Шәрәфетдинов, Ришат Хәбибуллин, Нәбиулла Насыйбуллин урамнарны тракторлар белән тигезләп чыканнар. Ә Сункишев Ринат белән Хәлиуллин Рафаэль Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларына куелган һәйкәлн буяп, постаментын штукатурлаганнар. Шулай матураеп-чистарынып авыл җирлеге алда торган зур бәйрәмгә әзерләнә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз