Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Татар Борнае авылында яшәүче Минсәгыйрова Рокыя Хәлиулла кызының 18 ноябрьдә 80 яшьлек юбилее

    Татар Борнае авылында яшәүче әниебез Минсәгыйрова Рокыя Хәлиулла кызының 18 ноябрьдә туган көне - 80 яшьлек олуг юбилее. Безнең өчен иң кадерле булган хөрмәтле әниебез! Сине чын күңелдән юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа һәм әтиебезгә без алты балагызны тудырып үстергән, кеше иткән, олы тормыш юлына аяк бастырган өчен меңнәрчә рәхмәт сүзләре...

    Татар Борнае авылында яшәүче әниебез Минсәгыйрова Рокыя Хәлиулла кызының 18 ноябрьдә туган көне - 80 яшьлек олуг юбилее. Безнең өчен иң кадерле булган хөрмәтле әниебез! Сине чын күңелдән юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа һәм әтиебезгә без алты балагызны тудырып үстергән, кеше иткән, олы тормыш юлына аяк бастырган өчен меңнәрчә рәхмәт сүзләре әйтәбез. Син дөньяда иң изге, саваплы кешеләрнең берседер. Әнкәй, без сине чиксез хөрмәт итәбез, чын йөрәктән яратабыз.

    Ак бәхетләр юлдаш булсын сиңа, Күннәреңне шатлык бизәсен.

    Сәламәтлек сиңа, олы бәхет, Ходай шуннан мәхрүм итмәсен.

    Реклама

    Күпме генә бәхет теләсәк тә, Бик аз булып тоела.

    Кирәк чакта ярдәм кулы суздың, Шәфкатьле син һәрбер балаңа.

    Сау-сәламәт булып, туксанны да үткәрергә язсын бергәләп. Амин.

    Иң изге теләкләр юллап балаларың, килен-кияүләрең, 13 оныгың һәм 16 оныкчыгың.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: