Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Татарстанда узган тәүлектә 50 кеше коронавирус белән чирләп киткән

    Әлки районында соңгы көннәрдә вирус й октыручылар юк

    Республикада узган тәүлектә 50 кешедә COVID-19 расланган. Шушы тәүлектә 74 кеше авырудан савыккан.

    Вирус йоктырган 19 кеше хастаханәләргә салынган, калганнары өйләрендә дәвалана.

    Чирләп китүчеләрнең күпчелеге Казанда (23) һәм Чаллыда (18). Кама аръягы районнарында соңгы тәүлектә COVID-19 раслану очраклары юк. Шул исәптән безнең Әлки районында авыру йоктыручылар ачыкланмаган.

    Районда барысы  коронавирус белән зарарланган 14 кеше теркәлгән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: