Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Татарстанда узган тәүлектә коронавирус йоктыруның 63 очрагы расланган

    Узган тәүлектә республикада тагын 63 кеше COVID-19 белән авырып киткән. 133 пациент савыгып хастаханәләрдән чыккан.

    63 кешенең берсе вирусны читтән йоктырып кайткан, калганнары авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә чирләп киткән.

    18 кеше хастаханәләргә салынган, 45 пациент өйләрендә дәвалана, аларда авыруның симптомсыз яисә җиңел формасы.

    Безнең Әлки районында узган тәүлектә авыру йоктыру очраклары расланмаган.

    Россиядә күзәтүләрнең бөтен чорында COVID-19  йоктыручылар саны 362342 кеше тәшкил итә.    

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: