Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Түбән Әлки авыл җирлеге җыенында мөһим мәсьәләләр күтәрелде: елга аша күпер төзү, Түбән Әлки клубының түбәсен ремонтлау

    "Соңгы елларда авылларыбызның демографик хәле бер дә яхшырмый. Узган елда да шулай булды - бары өч бала туды, ә 15 кешебез вафат. Авыл халкы картая", - күңелләрне һич үсендерми торган бу сүзләрне үзенең отчет чыгышында Түбән Әлки авыл җирлеге башлыгы Мансур Галиуллин әйтте. Шулай булса да, әлеге җирлекне перспективасызлар исәбенә...

    "Соңгы елларда авылларыбызның демографик хәле бер дә яхшырмый. Узган елда да шулай булды - бары өч бала туды, ә 15 кешебез вафат. Авыл халкы картая", - күңелләрне һич үсендерми торган бу сүзләрне үзенең отчет чыгышында Түбән Әлки авыл җирлеге башлыгы Мансур Галиуллин әйтте.
    Шулай булса да, әлеге җирлекне перспективасызлар исәбенә кертергә ярамый. Әйе, биредә яшәүче 1275 кешенең 359 ы пенсионерлар, тик шул ук вакытта 112 мәктәп яшендәге һәм 81 бөтенләй кечкенә бала бар. Халыкны эш белән тәэмин итүдә дә уңай яклар күбрәк: эшмәкәрләрдә, ә алар биредә уникәү, 136 кеше хезмәт куя. Моның өстенә дистәләгән кеше "Кызыл Шәрык-Агро" җәмгыятендә, "Яшь көч"тә, 116 кеше бюджет тармагында, 24 е районның төрле оешмаларында эшли. 2017-2020 елларга үсеш планнары да дистәләгән яңа эш урыннары булдыру белән бәйле. Менә алар: инде гамәлдә булган өч гаилә фермасын зурайту, җиде мини-ферма булдыру, балык үрчетү белән шөгыльләнү, эшмәкәр Дамир Шәйхетдиновның сөт эшкәртү цехы мөмкинлекләрен киңәйтү, көнбагыштан май сыгу цехы ачу (эшмәкәр Альберт Шәйхетдинов), сөт продуктлары чыгаручы цехның куәтен үстерү ("Яшь көч" җәмгыяте), теплицалар төзү ("Ремтехсервис" җәмгыяте, "Хәмитов" КФХсы).
    -Авыл җирендә эшсезлек дигән төшенчә бөтенләй булмаска тиеш. Әгәр инде авыл кешесе теге я бу сәбәп аркасында белгечлеге, мөмкинлекләре буенча эшкә урнаша алмаган икән, ул үзен һәм гаиләсен шәхси ярдәмче хуҗалык алып барып та тәэмин итә ала. Рәхим ит, сөт, ит җитештер һәм сат, аны алучы табыла. Безнең гаиләләр иминлеге үзебездән тора,-дип ассызыклады Мансур Рәхимулла улы.
    Ул йортларында ике-сигез сыер асраучы тырыш, уңган дистәләгән гаиләне атап үтте. Араларында иң зурсы - Түбән Әлкидән Әсхәт Хәйруллинның гаилә фермасы. Анда 33 баш сыер асрала. Татар Суксуының һәр йортында диярлек икешәр сыер мөгри. Бу гаиләләр үзләреннән арткан сөтне сатып шактый акча эшлиләр.
    Җирлек башлыгы сүзләрен раслардай тагын берничә сан китерәм: узган елда шәхси хуҗалыклардан 11 миллион 642 мең сумлык 662 тонна сөт хәзерләнгән. Хуҗалар шактый гына ит тә җитештереп сатканнар. Аның күпчелек өлешен "Алексеевскдорстрой" җәмгыяте сатып алган. Башка "сәүдәгәрләр" дә килеп ит җыеп китәләр. Көндәшлек булмаганлыктан, алар итнең яхшырагын сайлап, азрак акча түләргә тырышалар. Билгеле, мөмкинлекләре булган авыл кешеләре итне район үзәгенә, Казан, Түбән Кама, Яр Чаллы шәһәрләренә алып барып саталар. Бигрәк тә Казанда оештырыла торган ярминкәләрдә мондый сәүдә уңышлы бара икән.
    Тырыш кешеләр бүген бай яши, дип билгеләп үтте авыл җирлеге башлыгы. Аның әйтүенчә, халыкта хәзер 284 җиңел автомашина, 54 йөк машинасы, 46 трактор бар. Узган елда гына да җирлектә яшәүчеләр 18 җиңел машина сатып алганнар.
    Мансур Галиуллин җирлекнең керем һәм чыгымнары, отчет чорда эшләнгән эшләр турында тәфсилләп сөйләде, шәхси хуҗалыкларны үстерүнең дәүләт программаларына тукталды, авылда эшмәкәрлеккә нинди ярдәм күрсәтелүе турында сөйләп үтте.
    Җыенда бик мөһим мәсьәләләр дә күтәрелде: елга аша күпер төзү, Түбән Әлки клубының түбәсен ремонтлау… Алар турында сөйләшү нәтиҗәсез калмады: күперне, әгәр биредәге башка предприятиеләр, эшмәкәрләр, "Кызыл Шәрык-Агро" җәмгыяте дә кушылса, шәхси эшмәкәр Дамир Шәйхетдинов төзергә алынмакчы. Ул мондый зур эш алдында ялгыз калмас, нәтиҗәдә күпер барлыкка килер, аның аша җәяүлеләр генә түгел, "ашыгыч ярдәм", янгын сүндерү машиналары да йөри алыр дип ышанасы килә.
    Ә мәдәният йортын төзекләндерүне республика программасына кертү турында сөйләштеләр. Моны эшләү катлаулы, чөнки район буенча елына бер я ике генә объектны ремонтлау финанслана икән. Димәк, мәсьәлә ачык кала.
    Җыенда район башлыгы Александр Никошин, башка оешмалар вәкилләре катнашты. Район башлыгы үз чыгышында бертуган эшмәкәрләр Дамир һәм Альберт Шәйхетдиновларга үз авылларында яшәүчеләргә генә түгел, барлык район халкына ярдәм итеп килгәннәре өчен рәхмәт әйтте, әлкилеләрне шәхси хуҗалыклар, гаилә фермалары, башка хуҗалык итү формаларын сайлап, дәүләт программаларыннан файдаланып активрак эшләргә һәм яшәргә чакырды.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: