Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Тынычлыкка ни җитә!

    Без тыныч тормышка ияләнгән халык. Шуңа да Татарстанда булган күз күрмәгән, колак ишетмәгән хәлне - 19 июльдә ТР мөфтие Илдус Фәизов автомобилен шартлату, Диния нәзарәтенең уку-укыту бүлеге башлыгы Вәлиулла хәзрәт Якуповны атып үтерү хәбәрен тирән кайгы һәм хәвеф хисләре белән кичердек.

    Без бит мондый хәлләр Кавказ ягы республикаларында гына булырга мөмкин дип уйлый идек. Инде Чечня җире дә куркынычсыз регионга әйләнде. Бер матбугат форумында Чечня делегациясе:

    -Россия буенча җинаятьчелек бүген бездә иң түбән дәрәҗәдә,-дип белдергән иде.

    Татарстан җиренә шундый хәвефле хәлләр каян килде соң? Күрәсең, бу гади теракт кына түгел, ә еллар буе тулган шешнең шартлавы булды. Инде бүген-иртәгә шундый җан өшеткеч хәбәр ишетмәбез дип беркем ышандыра алмый. Андый куркыныч вакыйга безне кая сагалый дип хәвефләнеп кенә дә яшәп ятып булмый. Уяулыкны югалтмаска, үз төбәгебездә иминлекне саклар өчен барын да эшләргә кирәк.

    Террорлыкка каршы район комиссиясенең чираттагы утырышында әнә шул проблемага бәйле җитди мәсьәләләр каралды. Район мәдәният йортында узган бу чарада район активы, дин әһелләре, хокук саклау органнары, мәгариф системасы вәкилләре катнашты.

    Без бит моңа кадәр дә республиканың әле бер, әле икенче районында сәләфит агымындагыларның (ваһһабчыларның) яисә традицион булмаган исламның бүтән юнәлешләре вәкилләренең төркемнәргә оешуы, кораллануы фактларын ишеткәләп килдек. Һәм ул хәлләрнең безнең районнан ерак йөрмәгәне дә мәгълүм булды. Күрше Нурлат районының безгә орынып торган урманнарында баштанаяк коралланган төркемнең юк ителүен искә төшерик. Инде иминлек сагында торучылар янә Нурлат урманнарында шундый бер төркемнең булу ихтималын әйтеп, безгә уяу булырга киңәш итә. Уяу булып без нишли алабызмы? Ул кешеләр бит бөтенләй күренми яши алмыйлар - азык-төлекме, башкасымы кирәк аларга. Димәк, авылларыбызда чит-ят кешене я булмаса автомобильне күрсәң, шундук полициягә, авыл җирлеге советына хәбәр итәргә кирәк.

    Соңгы вакытта авылларга тагын бер хәвефле хәл килеп керде. Ул да булса - буш торган өйләргә бер белмәгән чит-ят кешеләр кайтып яши башлады. Гадәттә алар безнең халык түгел, күбрәк урта азиялеләр. Кечкенә генә өйне сатып алып, алар анда күпләп яшиләр. Нинди кешеләр болар, нинди максат, нинди ният белән килеп урнашканнар, авыл тормышына нәрсә алып киләләр - беркем белми.

    Бу җәһәттән авыл җирлеге советы ни карый, нигә пропискага кертә, дияр идең, нигезсез дәгъва була икән. Әнә бит террорлыкка каршы комиссия утырышында чыгыш ясаган Алпар авыл җирлеге башлыгы Ринат Шәйхетдинов нәрсә ди:

    -Безнең Алпар авылында, Казан риэлторлары аша бер йортны сатып алып, дистәгә якын кеше кайтып яши башлады. Урта Азия ягыннан килгән бу халык безгә өйне законлы сатып алуларын, пропискага да законлы керүләрен (миграция хезмәте аша) дәлилләп документлар күрсәттеләр.

    Димәк, боларга бер яктан да каршы төшеп булмый килеп чыга. Әмма матбугатта шул як халкы белән бәйле бозыклык, наркоманлык фактлары турында мәгълүматлар ничаклы! Бу янә авыл халкының исән башына тимер тарак кебек.

    Миграция хезмәтенең район территориаль пункты хезмәткәре Наталья Фадеева кечкенә генә бер авыл йортына шулкадәр кешене пропискага кертүләрен болай дип аңлатты:

    -Алар кирәкле барлык документларны республиканың тиешле службаларыннан әзерләп кайталар. Без аларны пропискага куюдан баш тарта алмыйбыз,-диде.

    Республикада соңгы вакытта булган фаҗигале хәлләр безне диндәге традицион булмаган юнәлешләр вәкилләренә сагаебрак карарга мәҗбүр итә. Ә бит юк-юк та кайбер Әлки егетләренең Согут Гарәбстаны яисә башка чит илләр белән бәйләнешле булулары хакында ишетелгәли. Арабызда яшәүче егет-кызларыбыз ялгыш юлга кереп китмәсен, язмышларына күләгә төшмәсен иде, шуңа без әлеге хәлләргә битараф була алмыйбыз. Әнә бит район эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары Әгъләм Тукмаков:

    -Дини экстремизмга каршы үткәрелгән профилактика чаралары барышында мәчеткә йөрүче берничә яшь кешедән экстремизм юнәлешендәге шикле дини китаплар алынды. Әлеге китаплар Казанга экспертизага җибәрелде,-дип сөйләде.

    Утырышта район имам мөхтәсибе Ислам хәзрәт Шәйхетдинов та сүз алды.

    -Без мәчетләрдә ата-бабаларыбыздан килгән ислам динен алып барабыз. Соңгы вакытта мәчеткә йөрүчеләр белән дә бу хакта еш сөйләшәбез. Ә бит районда читтә дини белем алган яшьләр дә бар. Алар да дөрес юлны сайлап, хак динебезгә хезмәт итсеннәр иде. Бу хәвефле вакыйгалардан соң безгә дә уяурак булу мәслихәт, читтән күзәтеп тору гына ярамас. Үзебездәге хәлләрдән хәбәрдар булып, кирәк икән кыю чаралар күрүдән дә тартынмаска,-диде хәзрәт.

    Террорлыкка каршы комиссия утырышында район газетасының да бу юнәлештәге эше каралды. Без газетада ислам һәм православие диннәре мәсьәләләрен тигез яктыртырга тырышабыз. Дин әһелләре үзләре дә газета битләрендә чыгыш ясыйлар. Алга таба да бу темаларны даими, шул ук вакытта бик сак һәм компетентлы яктырту зарурлыгы әйтелде.

    Утырыш эше белән җитәкчелек иткән район башлыгы Фердинат Дәүләтшин төбәгебездә иминлекне тәэмин итү буенча һәр службаның үз вазыйфаларын тиешле дәрәҗәдә һәм зур җаваплылык белән башкарырга бурычлы булуына басым ясады, һәркемнән уяулык соралуын, четерекле дин мәсьәләләрендә бик белеп һәм саклык белән эш итү кирәклеген ассызыклады.

    Теги: Террор
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: