Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Умартачылыкны гаилә һөнәре итәсем килә

    Авыл җирендә туып-үсеп, авыл хуҗалыгы һөнәрен сайлаган һәм язмышларын туган як белән бәйләгән райондашларыбызның берсе ул Илнар Гарипов. Ул умартачы һөнәрен үз иткән, һәм бу хезмәт бүген аның өчен төп яшәеш чыганагы булып тора.

    Базарлы Матакта урта мәктәпне тәмамлагач, Илнар яшьлек хыялын тормышка ашыру нияте белән район үзәгендәге һөнәр училищесына керә. Биредә ул умартачы белгечлеге алып чыга.
    - Мин кечкенәдән умартачы булырга теләдем. Туган авылымның табигатен бик нык яратуым да тәэсир иткәндер, мөгаен, - ди ул.
    Аннары Казан авыл хуҗалыгы институтында укып югары белемле агроном профессиясенә ия була ул. Вузда укыганда да умартачылык юнәлешен аеруча яратып өйрәнә, әлеге белгечлек буенча имтиханнарны гел "бишле" билгесенә тапшыра.
    - Дөресен әйткәндә, мин шәһәр тормышын яратмыйм. Авылда, табигать кочагында яшәү үзе бер рәхәт бит, - ди Илнар. Аның бу сүзен тормыш иптәше Лениза да хуплап куйды.
    - Без үзебез дә, өч балабыз да авыл тормышына гашыйклар. Балаларыбыз бәләкәйдән эшкә өйрәнеп, авыл хезмәтен үз итеп үсәләр, - ди хуҗабикә.
    Умартачылык эшен Илнар 1996 елдан башлап җибәргән. Беренче вакытта аның ике генә оя умартасы булса, хәзер инде аларның саны 60 ка җиткән.
    - Авылда яшәп, бер авыл һөнәре дә белмәсәң, яшәүнең ни кызыгы. Ә бал кортлары белән шөгыльләнү бик мавыктыргыч һәм кызыклы эш. Балның сәламәтлеккә дә файдасы зур, гаилә бюджетына да сизелерлек табыш китерә, дип сөйли Илнар Рәшит улы. -Авылда яшәүче кешеләргә мин умартачылык белән шөгыльләнергә киңәш итәр идем.
    Сөйләшә торгач, Илнар шуны да әйтеп куйды:
    - Исән-сау булсак, умартачылыкны гаилә һөнәре итәргә исәбем. Балалар да, оныклар да дәвам итсен иде бу хезмәтне. Улым Алмазга инде умартачы эшен бүгеннән тапшырырга була. Чөнки ул инде умартачылыкның барлык серләренә төшенеп җитте, һәр эшен башкара белә.
    Лениза да бал кортларын карауда күп нәрсәгә өйрәнгән, иренә бик теләп булыша икән.
    - Бал кортлары арасында эшләү күңелгә рәхәтлек тә, саулык та бирә. Монда мин мәктәп тормышыннан аерылып, тынычланып китәм, - ди укытучы ханым.
    Алга планнары да зурдан Гариповларның.
    - Мәүләшә авылында, күле дә, урманы да булган табигать кочагында умарталык өчен йорт төзергә, бал кортларын шунда күчереп, санын да арттырырга теләгем бар, - дип уртаклашты Илнар.
    Авыл хезмәтенә чын күңелдән гашыйк шундый кешеләр күбрәк булса, авылларыбызның киләчәге дә өметле һәм матур булыр иде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: