Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Рамазан ае башланды. Бүген – уразаның беренче көне.

    Рамазан ае башланды. Бүген - уразаның беренче көне. Кичә кич районыбыз мәчетләрендә беренче тәравих намазы укылды. Ураза таң атудан алып кояш баеганга кадәр дәвам итә. Ураза тотучы бу вакытта ашау-эчүдән тыелып торырга тиеш. Уразалы кешенең буш һәм мәгънәсез сүзләр сөйләүдән, гайбәт таратудан, сүз йөртүдән дә тыелуы мәслихәт. Хәзер көннең иң...

    Рамазан ае башланды. Бүген - уразаның беренче көне.

    Кичә кич районыбыз мәчетләрендә беренче тәравих намазы укылды. Ураза таң атудан алып кояш баеганга кадәр дәвам итә. Ураза тотучы бу вакытта ашау-эчүдән тыелып торырга тиеш. Уразалы кешенең буш һәм мәгънәсез сүзләр сөйләүдән, гайбәт таратудан, сүз йөртүдән дә тыелуы мәслихәт. Хәзер көннең иң озын вакыты. Бүген, әйтик, сәхәрне тәмамлау вакыты 00.57 сәгать булса, авыз ачу 20.31 сәгатьтә. Ураза тотучы мөселманнарга бу изге гамәлне һәм сынауны үтүдә җиңеллек насыйп булсын.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: