Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • WhatsApp, Viber, Telegram кулланучы түрәләр эшсез калырга мөмкин

    Әлеге мәсьәләгә кагылышлы норматив актларны төзү Федераль куркынычсызлык хезмәтенә йөкләнәчәк.

    Россиядә түрәләргә эш турында сөйләшкәндә WhatsApp, Viber, Telegram мессенджерларын куллану тыелачак. Кагыйдәне үтәмәгәннәр эшләреннән азат ителәчәк яисә башка дисциплинар чараларга дучар булачак, дип хәбәр итә "Известия".

    Әлеге мәсьәләгә кагылышлы норматив актларны төзү Федераль куркынычсызлык хезмәтенә йөкләнәчәк, диелә хәбәрдә. Документ 2017 елның беренче кварталы азагына кадәр әзер булырга тиеш дип ниятләнә.

    Шәхси максатларда WhatsApp, Viber, Telegramны куллануны тыю планлаштырылмый.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: