Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районы Чуаш Борнае мәктәбе укучысы конкурста икенче урын яулаган

    Чуаш Борнае мәктәбенең тугызынчы сыйныф укучысы Валерия Дулатова "Минем кече Ватаным" дигән конкурсның "Россия халыклары традицияләре һәм һөнәрләре" номинациясендә икенче урынны яулаган. Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы үткәргән бу конкурсның максаты - яшь буында ватанпәрвәрлек һәм кече Ватаны белән горурлык хисләре тәрбияләү. Валериягә бүләкне илнең авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев үзе...

    Чуаш Борнае мәктәбенең тугызынчы сыйныф укучысы Валерия Дулатова "Минем кече Ватаным" дигән конкурсның "Россия халыклары традицияләре һәм һөнәрләре" номинациясендә икенче урынны яулаган.

    Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы үткәргән бу конкурсның максаты - яшь буында ватанпәрвәрлек һәм кече Ватаны белән горурлык хисләре тәрбияләү. Валериягә бүләкне илнең авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев үзе тапшырган. Җиңүчеләрне данлау Калуга өлкәсендәге "Этномир" этнографик парк-музей территориясендә үткәрелде. Валериягә конкурска әзерләнүдә укытучысы Мария Еликова ярдәм иткән.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: