Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Яңа Камка авылында яшәүче Азат һәм Рәсимә Гыйльметдиновлар Әлки районының иң үрнәк гаиләсе дип танылды

     “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале үзара мәхәббәткә һәм тугрылыкка корылган гаилә нигезләренең ныклыгы, уртак хезмәт белән ирешелгән күркәм тормышлары, балаларын илнең лаеклы гражданнары итеп тәрбияләүләре белән ил-көн алдында танылган парларга бирелә.

      Ул гамәлгә кертелгән 2008 елдан бирле районыбызда ун гаилә әлеге дәрәҗәле бүләккә лаек булды. Шуларның берсе – Яңа Камка авылында яшәүче Азат һәм Рәсимә Гыйльметдиновлар. 2016 елда бу күркәм пар районыбызның иң үрнәк гаиләсе дип танылды, һәм Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган тантанада аларга әлеге истәлекле бүләк тапшырылды.

     

     

     “Син бу эшне җиренә җиткерергә тиеш!”

     

    Бүгенге тормышыбызны электр энергиясеннән баш­ка күз алдына да китереп бул­мый, дияргә яратабыз. Ә Азат Гыйләҗетдин улы – районыбыз­ны электрлаштыруның чишмә башында торган кешеләрнең берсе. 1963 елда Чистай станциясеннән районга электр кертү башлангач, бу яңа һәм зур эшкә иң булдыклы һәм тырыш ир-егетләрне җәлеп итәләр. Биләргә электрик белгечлеген үзләштерергә юлланган 17 егет арасында Азат Гыйльметдинов та була. Дөрес, аларның 11 е генә әлеге хезмәтнең серләренә төшенеп эшләп китә. Электрик эше ансатлардан түгел шул.

    –Подстанциянең беренче җитәкчесе Роберт Лотфуллин: “Үләсең килмәсә, өйрәнәсең, эшлисең”, дип уенын-чы­нын бергә кушып әйтә иде,– ди Азат абый. Электр белән бөтен нечкәлекләрен белеп эш итмәсәң, кечкенә генә хата җибәрсәң дә гомереңне куркы­ныч астына куясың бит.

    Подстанциянең Үргәгар бүлегендә 16 ел электрик булып эшли Азат Гыйльметдинов. Ха­лыкны электр белән өзеклексез тәэмин итү өчен вакыт белән дә, ял белән дә исәпләшмичә хезмәт итәргә туры килә аларга.

    –Берсендә шулай кичке са­вым вакытында Үргәгар ферма­сында электр чыбыгы өзелгән. Чыбыкларны салдырып ремонт­лап торсаң, терлекләрне саву вакыты кичегә. Бу савымга хи­лафлык китерергә мөмкин, ә бит һәр 100 грамм сөт өчен көрәш бара иде. Савым төгәлләнгәнче электр чыбыкларын каргаборын (плоскогубцы) белән тоташты­рып тордым, шуннан соң гына ремонтка керештем, – дип искә ала ветеран.

    “Алпар” совхозы “Ак- тай”дан бүленеп чыккач, яңа хуҗалыкның Мәүләшә бүлекчәсе белән җитәкчелек итүне Азат Гыйльметдиновка ышанып тапшыралар. Ул ва­кытта Мәүләшә –72 йортлы (шуңа өстәп Рус Мәүләшәсендә 17 хуҗалык), терлекчелек фер­масы булган шактый зур авыл. Кырларда мул уңыш үстерәләр, фермада маллар санын 226 башка җиткерәләр. Биредә шактый вакыт хезмәт куйгач, берничә ел газ слесаре вазый­фасында да эшләп ала әле Азат абый. “Алпар”ның ул чактагы директоры Марс Хәмитов го­зерли: “Авылда газ баллоннары белән тәэмин итү бик авырай­ды. Дүртәр ай газсыз торабыз, дип, сыер савучылар күзне дә ачырмыйлар. Тәртипкә сал әле шул эшне, Азат абый”,–ди. Чыннан да, берничә ай дигәндә Әлмәттән газ баллоннарын алып кайту җайга салына – авыл халкы уңайлыкка кинәнә.

    –Теләсә нинди эшкә ку­рыкмыйча алынырга – минем тормыш принцибым шундый булды,–ди Азат ага. –Үз-үземә: син бу эшне башкарып чыгар­га, җиңәргә тиеш, дип кенә әйтә идем.

    Азат абыйның тагын бер күркәм сыйфаты күпләргә мәгълүм. Ул бернигә дә битараф түгел, туры сүзле, гаделлекне як­лап көрәшергә курыкмый тор­ган принципиаль шәхес.

    –Мин тугыз балалы гаиләдә үстем. Бик авыр яшәдек. Шул вакытта да әни намуслылык­ны беренче урынга куя иде. Ач­тан үлсәк бергә үләрбез, әмма беркайчан да кеше әйберенә тиясе булмагыз, кеше хакына кермәгез, дия иде. Мин гомер буе аның сүзеннән чыкмаска тырыштым,–ди хезмәт ветера­ны.

    Ә Рәсимә апа гомер буе авыл­да фермада эшләгән – сыер са­уган, бозаулар караган. Брига­дир хатыны булуның аның өчен бер генә өстенлеге була – бары тик яхшы эшләргә, сынатмас­ка. Һәм хатыны башкарган эш өчен Азат абыйга бер генә тап­кыр да кызарырга туры кил­ми. Киресенчә, Рәсимә апа үстергән бозаулар совхозның башка бүлекчәләрендәгедән көрлекләре, зурлыклары белән аерылып торалар.

     

    “Тормышның һәм бер-берегезнең

    кадерен белегез”

    – Мин бит Рәсимәне Башкор­тстаннан алып кайттым. Мон­дый чибәр кыз бөтен тирә-юньдә юк иде,–ди Азат абый, 50 елдан артык иңгә-иң куеп гомер иткән хатынына җылы караш ташлап.

    Әнисе Миңниса апаны Башкортстанның Туймазы рай­онында яшәгән энесе янына алып баргач күзе төшә егетнең сыер савучы Рәсимә исемле кызга. Бер ел хатлар язышып торалар да, өйләнешеп тә куя­лар алар. Ерактан килен булып төшкән яшь кызны кисәтүчеләр дә табыла: “Ике каенана өстенә килгәнеңне беләсеңме, ничек түзәрсең?!”–диләр. Азат абый – төпчек малай. Төп нигездә яшәп калуны, өлкәнәйгән әти-әнисен тәрбияләүне ул үзенең бурычы дип саный. Сугыш вакытын­да 17 яшендә хәрби комисса­риат аша мобилизацияләнеп, 7 ел Себердәге хәрби завод­та бик авыр шартларда эшләп, сәламәтлеген җуеп кайткан Ра- зия апасы да алар белән яши.

    Ире белән яратышып кавыш­кач, аның әти-әнисен һәм туган­нарын да якын, үз итәсенә ышана Рәсимә. Чыннан да, каенана-кае­ната белән дә, каенапасы белән дә үзара аңлашып, хөрмәт ите­шеп яши алар. Азат белән Рәсимә көне буе эштә булганда өйдәгеләр балаларны карый, йорт эшләрен башкара. Тормыш булгач төрле хәл булгандыр, әмма әти-әни сүзеннән чыкмау, ирне ир итү, сабырлык кебек сыйфатлар тәмсезләнмичә, өйдәгене читкә чыгармыйча, матур итеп яшәргә мөмкинлек бирә. Бергәләшеп өч бала үстерәләр. Шөкер, балалары гел сөендереп тора үзләрен.

    –Хәзер авыл җирендә дә ае­рылышулар бик ешайды. Күп гаиләләрнең таркалуы нидән дип уйлыйсыз?–дигән сорауга Азат абый:

    –Бүгенге яшьләрнең күбесе әзергә-бәзер яшиләр. Ата-аналар балаларын тормышка әзерлекле итеп үстермиләр. Ни кызганыч, яшьләр гаилә коргач бер-берсенә юл бирә, катлаулы чакларда түзеп кала, сабыр итә белмиләр. Аерылышуларның төп сәбәбе шуңа бәйле дип саныйм. Монда әти-әниләрнең дә гаебе бар,– дигән фикерен әйтте.

    Азат абый белән Рәсимә апа Мәүләшә авылындагы төп нигезләрендә тормышка шатла­нып, шөкер кылып яшәп яталар.

    –Тормыш бик матур. Зарла­нырлык, уфтанырлык бер генә сәбәп тә юк. Теләгән кешегә эше дә җитәрлек. Әле яшисе дә яшисе иде. Яшьләргә дә һәр көннең ка­дерен белеп, бер-берсен саклап яшәргә киңәш итәбез. Кешенең иң зур бәхете һәм таянычы – гаилә, – диләр алар.

     

     

     

     

     

     

     

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: