Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • “Яланаяк карда йөрергә яратам”, ди Әлки районының Югары Әлморза авылында яшәүче 90 яшьлек Хәйрия апа Галимова

    –Хәйрия апа, хәлләрең ничек? –Ал да гөл! Аллага шөкер, йөгерә-йөгерә эшләп йөрим әле менә. Гел шулай: Хәйрия апа Галимовага телефоннан шылтыратасыңмы, Югары Әлморзага барырга туры килгәндә янына сугылып чыгасыңмы, ул шат күңелле, йөзеннән елмаю китми. Аның кәефсез чагын күрмәссең, зарлану сүзен ишетмәссең. Ул әле хуҗалык алып бара, бакча үстерә, ике көннең берендә мич тутырып камыр ашлары пешерә. Хәйрия апаны һич кенә дә 91 нче яшен ваклаучы әби димәссең.

     “Ходай насыйп иткән һәр балага гомер бирдек”

    Бөек Ватан сугышы вакытында үсмер бала килеш колхоз эшендә биртелгән, аннан соң да озак еллар фермада эшләгән Хәйрия апа. Әмма аның аерым хөрмәт һәм мәртәбәгә лаек иң олы хезмәте – илгә-көнгә фай­далы 12 бала табып үстергән Герой-ана ул.

    –Җиде малай, биш кыз үстердек мәрхүм ирем Зәкиулла белән,– дип сөйли Хәйрия апа. –Ел ярым-ике ел саен бер бәби алып кайтып тордым мин. Зәкиуллам башта ук әйтте: “Кара аны, Хәйрия, бер генә ба­лабызны юк итсәң дә, өйгә кайтып керәсе булма”,–диде. Иреңнең сүзеннән ничек чыгасың?! Үземнең әни дә искәртеп торды: “Кы­зым, бала төшерү бик зур гөнаһ. Укмашкан кан дип кенә уйла­ма, яралгының инде җаны була. Баланы тумас борын юк итү, кеше үтерүгә тиң зур гаеп”,–ди иде. Шөкер, ул яктан гөнаһым юк, Ходай насыйп иткән һәр балага гомер бир­дек. Әтиләре дә бик яратты балаларны. Ул я кызыбыз дөньяга килгәч башы күккә тия иде. Эштән ничек арып кайтса да, би­шек янына ашыгуы, нарасыйларны сөеп, кашыктан ашатып мәш килүе бүгенгедәй күз алдымда.

    –Алай да бу кадәр ишле баланы карап үстерүе җиңел булма­гандыр, Хәйрия апа?

    –50 нче еллар мул­лык чоры түгел иде, хак. Әмма без бала­ларны мохтаҗлыкта ү с т е р м ә д е к . Зәкиуллам 45 ел балта осталары бригадиры булып хезмәт куйды. Колхоз хезмәтеннән кайткач, калым эшләргә тагын чыгып китә иде. Эшләп тап­канны тота белергә дә кирәк бит әле. Мин беркайчан акчасыз тормадым. Әҗәткә сорамадым гына түгел, үзем кешегә биреп тора идем. Акча алгач, кибеттән азык-төлекне бер айга җитәрлек алып куя торган булдым. Шу­лай итсәң, бәрәкәтле була. Гомергә терлек асрадык. Ике көн саен биш-алты икмәк сал­дым, кабартмасын- җәймәсен пешереп тордым. Балта оста­лары күбрәк тезләнеп эшли, шуңа ч а л б а р л а р ы н ы ң тезләре туза. Әтиләренең сизрәгән ч а л б а р л а р ы н н а н малайларга тегеп кигезә идем. Үземнең к ү л м ә к л ә р е м н ә н кызларга яңаларын өлгерттем. Гомер буе үзем тектем, э рл әд е м - б ә й л әд е м . Хәзер дә тегәм әле, кыш буе эрлим, о е к б а ш - б и я л ә й л ә р бәйлим. Балаларны кечкенәдән тәртипкә- чисталыкка өйрәттем. Мәктәптә укытучы­лар: “Хәйриянең балаларының өс- башлары гел пөхтә, китап-дәфтәрләре чи­ста”, дип, башкалар­га үрнәк итеп куялар иде.

    Елмаеп-көлеп бо­ларны сөйли дә, нәтиҗә чыгарып куя Хәйрия апа:

    –Һәр бала үз бәхете, үз ризыгы белән туа ул, сеңелем. Ник хәзерге яшьләр бала тапмый­лар – шуңа аптырыйм. Хәер, үземнең онык- лар саны 70 тән артып китте инде, Аллага шөкер.

    Хәйрия апа – кадер­ле ана. Балалары бик хөрмәтлиләр, игъти­бардан, күчтәнәчтән, тәмле ризыклардан өзмиләр үзен. Ике ба­ласы районыбызда, калганнары читтә намус белән хезмәт куялар. Араларында укытучылар да, меди­клар да, хәрбиләр дә, эшчеләр-инженерлар да бар. Тик менә өч улы вакытсыз бакый­лыкка күчкән – шуңа йөрәге әрни ананың.

    –Кайберәүләрнең, яшьләргә эш юк, диюләренә исем китә. Минем бөтен балала­рым хезмәттә, кайсы икешәр урында эшли. Әни, пенсияң күпме, дип сораганнары юк, кайткан саен үзләре акча калдырып китә. Һәр ана минем кебек балаларының ихтира­мын, тәрбиясен тоеп яшәсен иде,–ди ул.

    “Хастаханәдә

    язуым юк”

    Хәйрия апа белән сөйләшеп утыру үзе җан рәхәте. Гел елмаеп-көлеп тора ул. “Кемдер бәлки исәр дип уйлагандыр инде. Гомергә шулай көлеп яшәдем”,–ди. Аның кешеләр белән мөнәсәбәтләре дә гыйбрәтле. Беркайчан үпкә сакламаган, бер­кем белән ачуланыш­маган. “Турысын әйтә беләм дип, кешенең битенә бәреп сүз әйтмәдем, йөзен кы­зартмадым. Сүз ярасы бик авыр бит ул”,–ди.

    Бәби табуларны са­намаганда, Хәйрия апаның хастаханәгә барганы да юк икән.

    –Ходай сыйлаган мине. Бер җирем дә авыртмый, Аллага шөкер, –дип кеткел­ди ул. –Больницада язуым – карточкам да юк.

    Сәламәт яшәү рәвеше алып бара Хәйрия апа. Иртән уянгач, ятакта ки­леш гимнастика ясап ала икән. “Гомер буе көнемне бер-ике чы­наяк салкын су эчүдән башладым,–ди. Ә кышларын яланаяк кардан йөреп керүне гадәткә керткән.

    Хәйрия апа эш­сез торуны күз ал­дына да китерә ал­мый. Ул 30 тавык асрый, бәрәңгене, яшелчәләрне үзе ка­рап үстерә. Җәй буе бакчадан керми. Түтәлләре гөл кебек, ник бер чүп үләне бул­сын.

    –Помидор-кыярым да, бәрәңгем дә мул булды. Әле кичә генә биш чиләк кишер ка­зып алдым,–дип шак­катыра.

    Агачына менеп җыеп, ярты чиләк шомырт киптереп куйган. “Кечкенә тегермәннән тартты­рып, пирог эчлеге өчен бик әйбәт ул”,– ди. Әллә никадәр алма повидлосы әзерләгән. “Алма бик күп бул­ды бит быел. Әрәм итәсе килми. Көн саен мичкә ягып, 6-7 таба алма кагы коям”,–дип тә өсти.

    Кибет ризыгына исе китми, ипиен дә, бүтән камыр ризыкларын да үзе пешерә икән. “Ба­лаларым, оныкларым кайткан саен якмыш, пәрәмәчләр белән сыйлыйм үзләрен. Бигрәк тәмле булган, әни, дип, мактап-мак­тап ашыйлар”,–ди.

    Әнә шундый ул – тор­мышны, кешеләрне, хезмәтне яратып яшәүче, һәрчак яшь күңелле, оптимист рухлы Хәйрия апа Га­лимова.

    Югары Әлморза авылы.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: