Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Язмам Алпар авылында туып-үскән әтием Зәйнетдинов Сәмигулла Абдулла улы хакында

    yandex.ru Алпар авылында туып-үсеп, авыр сугыш юлы үткән, мактаулы хезмәт итеп бакыйлыкка күчкән әтием Зәйнетдинов Сәмигулла Абдулла улы хакында язып үтәсем килә. Дәһшәтле Бөек Ватан сугышы башланганда әтиемә бары 16 яшь тулган була. Сугышка яраклы барлык ир-атны фронтка озаталар. Озакламый әтиемә дә чират җитә - аны унынчы сыйныфта укыган җиреннән...

    Алпар авылында туып-үсеп, авыр сугыш юлы үткән, мактаулы хезмәт итеп бакыйлыкка күчкән әтием Зәйнетдинов Сәмигулла Абдулла улы хакында язып үтәсем килә.
    Дәһшәтле Бөек Ватан сугышы башланганда әтиемә бары 16 яшь тулган була. Сугышка яраклы барлык ир-атны фронтка озаталар. Озакламый әтиемә дә чират җитә - аны унынчы сыйныфта укыган җиреннән сугышка алып китәләр.
    Әтием кечкенәдән ятимлек ачысын татый. Ул ике яшь ярымда әнисез кала. Үги әнисе дә кыска гомерле була. Әтиемнең әтисе заманына күрә бик гыйлемле, акыллы кеше, үз чорының чын коммунисты була. Әти сугышта вакытта аны шәхес культы корбаны итәләр.
    Яшь солдат Сәмигулла Зәйнетдинов Ленинград өлкәсендә, Карелиядә, Венгриядә, Австриядә, Карпат тауларында, Чехословакиядә авыр сугышларда катнаша. Сугышчан иптәшләрен югалтуны, җимерелгән шәһәр-авылларны, үлем лагерьларын - барын да күрергә туры килә аңа. Әллә ничә мәртәбә үлем белән күзгә-күз очраша ул.
    Шулай бервакыт 15 солдат окопта тамак ялгап утырганда снаряд шартлый. Әти аңын югалта. Дүрт сәгатьтән соң аңына килеп, үзен күмеп киткән балчык астыннан чыга. Ә тирә-юньдә бер исән солдат та калмаган. "Кайсының башы, кайсының кулы-аягы өзелеп бер читтә ята иде",-дип әрнеп, авыр сулап сөйли иде әти. Ул үзе авыр контузия алган була, госпитальдә ятып дәваланып чыга.
    Һава десанты гаскәрләрендә хезмәт иткән әтиемә 48 тапкыр парашюттан сикерергә туры килә.
    1945 елның апрелендә Австриянең Вена шәһәрен фашистлардан азат иткәндә андагы үлем лагерьларын күреп тетрәнүен дә сөйли иде әти. "Без азат иткән тоткыннарның сөяккә генә калган арык гәүдәләрен, кулларын сузып ашарга сорауларын һич оныта торган түгел", дип искә ала иде. Бу шәһәрне азат иткәндәге батырлыгы өчен әтиебезне өченче дәрәҗә Дан ордены белән бүләклиләр.
    1945 елның 9 мае, әтием әйтүе буенча, бик кояшлы, аяз була. Алмагачлар шау чәчәктә утыра. Әмма сугыш беткәч тә тиз генә өйгә кайтырга туры килми әтигә. Илебезне сугыштан соң аякка бастыруда катнашып, 1947 елда гына туган авылына кайту бәхетенә ирешә. Әмма туган нигезендә аны каршы алучы булмый - әти буш өйгә кайтып керә. Алты ел ярым армия хезмәтендә булып, зур тормыш сынавы үтеп кайта ул.
    Аны күрше Бибай Чаллысы авылына мәктәп җитәкчесе итеп җибәрәләр. Аннан туган авылы Алпарга кайтып педагоглык хезмәтен дәвам итә. 42 ел балаларга рус теле өйрәтте, эшен чын күңелдән яратып башкарды ул. Хезмәтен югары бәяләп, хөкүмәтебез әтине Хезмәт Кызыл Байрак ордены белән бүләкләде.
    Тәнендә калган снаряд кыйпылчыклары һәрвакыт үзләрен сиздереп, гомер буена тәнен сызландырып, сугыш хатирәләрен исенә төшереп торса да, ул яшәргә тырышты. Чөнки ул тормышны яратты. Кешеләрдә һәрвакыт уңай сыйфатлар гына күрә белде.
    Авылда әтием янына киңәш сорап килмәгән кеше сирәк булгандыр. Еракларга хат язасы булса да, туганнарын, бергә хезмәт иткән кешеләрне эзләтергә кирәк булса да әтигә киләләр иде. Ул һәркемгә ярдәм итәргә тырышты.
    Әнием Миннебәян белән алар 1949 елның 10 маенда өйләнешеп, 60 ел бергә яшәп, биш бала үстерделәр. Һәрберебезне укытып олы тормыш юлына бастырдылар. Әтием өчен бу көн өчләтә бәйрәм булды, аның туган көне дә иде.
    Ни кызганыч, әтиебез бүген арабызда юк шул инде. Әмма әле дә мин күңелемнән аның белән сөйләшәм, берәр эш башлар алдыннан аның белән киңәшәм. Ул безнең өчен һәрчак үрнәк, өлге булды.
    Әни дә авырлыкларны күп күргән. Алты бала үскәннәр, әтиләре сугышта һәлак булган. Җиңүне якынайту өчен тылдагы бөтен авыр хезмәтне башкарган алар. Бүген, Аллага шөкер, әнием исән-сау. Тормышыбызга ямь өстәп, балаларыбызга кадерле дәү әни, миңа зур таяныч булып безнең белән гомер итә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: