Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Югары Әлморза авылында яшәүче Равил һәм Наҗия Сафиуллиннар зөбәрҗәт туйларын билгеләп үтәләр. ФОТО

    Яңа ел – гаилә бәйрәме. Ә менә Югары Әлморза авылында яшәүче Равил һәм Наҗия Сафиуллиннар өчен ул икеләтә тантана.

      Яңа елга аяк басарга әзерләнгән бу көннәрдә алар зөбәрҗәт туйларын  билгеләп үтәләр.

    Реклама

     

    Тормыш юлыннан 55 ел иңгә-иң куеп атлаучы бу пар бер-беренә карата ихлас җылы хисләрен еллар аша түкми-чәчми саклап килә алган. Күз карашларыннан аңлашып, берсен-берсе саклап, кадерләп яшиләр алар.
    Яшьлекләрендә бер-берен ерактан эзләргә туры килмәгән, икесе бер авылда, хәтта бер үк урамда буй җиткергәннәр Равил белән Наҗия.
    Чибәрлекләре белән генә түгел, эшкә уңганлыклары, җитезлек-өлгерлекләре белән дә пар килгән үзләре. Равил авылның иң дәрәҗәле һөнәрләреннән булган шофер осталыгын бик яшьли үзләштергән. Һәм ул гомергә колхозның мактаулы машина йөртүчесе була. “Полуторка” да иярли, “ЗИЛ” да...  Колхоздагы йөк ташу эшләре гел шул машиналар белән башкарылган бит.
    –Урак өстендә көне буе комбайн астыннан ашлыкны ындыр табагына ташыйбыз, ә төнлә Ульян өлкәсендәге элеваторга илтәбез. Төненә шулай өчәр рейс ясый идек, – дип искә ала Равил абый.
    Шофер хезмәтенең авырлыклары да бихисап. “Юл газабы – гүр газабы” дигәнне җитәрлек татый өлкән буын машина йөртүчеләр. Юлсызлык үзәкләренә үткән аларның. Хәзерге асфальт юллардан берничә сәгатьтә әйләнеп кайтыла торган сәфәр ул чакта көннәр буена сузылган. Әле юлда машинаң да ватылып калса...
    – Эш белән районнан читкә киткәндә әллә ничә тәүлектән соң гына әйләнеп кайталар иде. Һич онытмыйм, берсендә рейсы 15 көнгә сузылды. Ул вакытта бит хәзерге кебек кесә телефоннары юк, кайтып күзгә күренгәнче ут йотып тора идем,– ди Наҗия апа да.
    Оста да, тәвәккәл дә шофер булган Равил абый. Хуҗалыкта аны югары бәяләгәннәр, иң җаваплы рейсларга җибәргәннәр. Әле хәзер дә машинадан аерылганы юк. Әйтергә генә җиңел, быел шофер стажы 60 елга тулган!
    –Октябрьдә бабаема 80 яшь булды. Чистайга барып “права”сын яңага алыштырып кайтты. Күз тимәсен, әле дә егетләрдәй оста йөртә машинаны. Өйдә утырмыйбыз, җәй буе җиләккә, көзләрен гөмбәгә йөрибез,–дип ирен мактый Наҗия апа.
    Ә бит ул үзе дә уңганлыгы белән тирә-юньгә танылган, “Татарстанның атказанган терлекчесе” дигән мактаулы исемгә лаек булган кеше. Кечкенәдән эшләп үскән, үсмер чакта җәйләр буе әтисе белән көтү көткән Наҗия мәктәпне тәмамлагач та авыл фермасына эшкә килә. Башта сыер савучы була, аннан 24 ел буе бозаулар карый. Югары Әлморза терлекчелек комплексында яшь бозаулар караучылар арасында алдынгылыкны бирми ул. Үз карамагына кабул иткән 40 ар баш яшь малны чирләтмичә, үлем-җитемгә юл куймыйча үстереп-симертеп тапшыра торган була. Малларның мондый сакланышын һәм үсешен тәэмин итүче терлекчеләргә һәр группаны тәрбияләп тапшырган саен премия итеп  бер баш бозау бирә булганнар. Һәр юлы әлеге бүләккә лаек була Наҗия Сафиуллина.
    Ике уллары һәм кызларын да эш сөючән, булдыклы, тырыш итеп тәрбияли алар. Румияләре бүген район үзәк хастаханәсендә массажчы булып эшли. Илнур – туган авылында, ә Радик Мәләкәстә эшмәкәрләр.
    –Без бик тату, матур гаиләдә үстек. Әти-әни бер-беренә “син” дип тә дәшмиләр иде. Алар безгә һәр эштә үрнәк булдылар, гаиләнең, бер-береңнең кадерен белергә өйрәттеләр,–дип сөйләде безгә кызлары Румия Шакирова.
    Бәхетле гаилә кору серләрен без юбилярларның үзләреннән дә сораштык.
    – Өйләнешү – бик җаваплы адым. Бер-берләрен яхшылап белеп кенә никахлашсыннар иде яшьләр. Элек-электән булачак килен я кияүнең нәсел-нәсәбен караганнар. Соң, терлек сатып алганда да нинди токымнан булуын тикшерәбез бит, – ди Наҗия апа. Аннан болай дип тә өстәп куя:
    – Хатыннарга киңә- шем шул: ирләрегезне саклагыз, юк-бар белән нервыларын бозмагыз, сәламәтлекләрен кайгыртыгыз. “Ирле гомер – иркә гомер”, “Ирле хатын Идел кичкән” дип борынгылар бик белеп әйткән. Пар канат булып яшәүгә ни җитә!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: