Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Зөлфәт Зиннуров тагын операция ясаткан. Бу юлы борынына [+фото]

    Җырчы, шоумен, алып баручы Зөлфәт Зиннуров борынына операция ясаткан, дип хәбәр итә "Идел" журналы. Операцияне Зиннуров исемле табиб ясаган. Зөлфәт үзе операцияләрнең саны ешаюына аптырый. Зөлфәт Зиннуров янә хастаханәгә эләккән. Әле күптән түгел генә сукыр эчәгенә операция ясаткан алып баручының бүген 16нчы хастаханәдә борынында «кирәк-кирәкмәс, артык» кимерчәкләрен алып атканнар. «Борын...

    Җырчы, шоумен, алып баручы Зөлфәт Зиннуров борынына операция ясаткан, дип хәбәр итә "Идел" журналы. Операцияне Зиннуров исемле табиб ясаган. Зөлфәт үзе операцияләрнең саны ешаюына аптырый.

    Зөлфәт Зиннуров янә хастаханәгә эләккән. Әле күптән түгел генә сукыр эчәгенә операция ясаткан алып баручының бүген 16нчы хастаханәдә борынында «кирәк-кирәкмәс, артык» кимерчәкләрен алып атканнар. «Борын эчендә суктылар, каезладылар, кистеләр», - ди үзе операциядән чыккач. Баксаң, борынының бер ягы яхшылап суламаган икән.
    «Операция турында белешергә шалтыраткач та, менә шушы көнне Зиннуров фамилияле табибка языла аласыз, диделәр. Өстән бер ишарә итеп кабул иттем мин моны һәм шунда ук язылып та куйдым», - ди Зөлфәт. Табиб турында да белешергә өлгергән: Фидель Зиннуров исемле Бакудан Казанга килгән яшь кенә татар егете икән ул.

    Операцияләрнең ешаеп китүенә З.Зиннуров үзе дә аптырый. «Мөгаен, хатын өчен артык борчыламдыр», - ди ул бу уңайдан.

    Яраткан тормыш иптәше Гөлназ өчен нигә борчыла соң ул? Сер итеп кенә әйтәбез: тиздән Зөлфәт әти булырга җыена…


    http://www.saby-rt.ru/tt/hbrl/item/10681-z%D3%A9lf%D3%99t-zinnurov-tagyin-operatsiya-yasatkan-bu-yulyi-boryinyina-%20foto.html

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: