Айдар Игъламов истәлегенә волейбол ярышлары булды
Фаҗигале төстә гомере өзелгән Айдар Игъламов истәлегенә"Алинә" универсаль спорт залында волейбол ярышлары булды. Айдар олы тормышка аяк басып яши генә башлаган иде. Ул Базарлы Матак гимназиясендә бик яхшы билгеләргә укыды. "Алинә" спорт залына җыелган укытучылар, дуслары аны җылы сүзләр белән искә алдылар, юксынуларын, сагынуларын әйттеләр. -Айдар укуда да алдынгы булды,...
Фаҗигале төстә гомере өзелгән Айдар Игъламов истәлегенә"Алинә" универсаль спорт залында волейбол ярышлары булды.
Айдар олы тормышка аяк басып яши генә башлаган иде. Ул Базарлы Матак гимназиясендә бик яхшы билгеләргә укыды. "Алинә" спорт залына җыелган укытучылар, дуслары аны җылы сүзләр белән искә алдылар, юксынуларын, сагынуларын әйттеләр.
-Айдар укуда да алдынгы булды, җәмәгать эшләрендә дә актив иде, спорт белән шөгыльләнергә дә вакыт тапты,-дип сөйләде Нәби Дәүли гимназиясе директоры Фәридә Яруллина.
Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Раил Гатауллин, гимназиянең физкультура укытучысы Олег Астафьев 11 ел бергә мәктәп партасында утырган классташлары, бергә белем алган курсташлары, иң якын дусты Илназ Әһлиуллин Айдарны җылы сүзләр белән искә алдылар.
Ярышларда Нәби Дәүли исемендәге гимназия, Базарлы Матак урта мәктәбе, "Үрнәк" (курсташлар җыелма командасы), Иске Матак, Иске Чаллы мәктәпләре, классташлары командалары катнашты. Уеннар башланыр алдыннан Раил Гатауллин Айдарның әтисе Наил Игъламовка истәлекле бүләк тапшырды. Наил абый исә барча оештыручыларга, ярышка килүчеләргә зур рәхмәт әйтте
-Айдар кечкенәдән спортны яратты. Барыгызга да рәхмәт аны онытмаганыгыз өчен. Ходай тәгалә сезгә исәнлек-саулык бирсен,-диде ул. Ярышларны оештыруда спонсорлар Фаяз Сабиров, Илназ Әһлиуллин һәм дуслары зур ярдәм күрсәткәннәр. Уеннар башланыр алдыннан волейбол мәйданчыгында "Игъламов" дип язылган футболканы флаг итеп күтәрделәр. Айдарның волейболга мөкиббән булуын шулай искә алдылар яшьләр.
Командалар очрашуы киеренке барды - волейболчылар матур уен күрсәтергә тырышты. Беренчелекне гимназия командасы яулады. Алар Айдар Игъламов кубогына икенче ел рәттән ия булды. Икенче, өченче урыннарны Базарлы Матак һәм Түбән Әлки командалары бүлеште. Иң яхшы уенчы дип Илдар Галиев табылды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
19 август 2022 - 13:32Абитуриентларның ата-аналары игътибарына: укыган өчен ана капиталы акчасын кулланырга мөмкин Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге студентларның ата-аналарына балаларының института яисә көллияттә ана (гаилә) капиталы акчасы белән түләп уку мөмкинлеге барлыгы турында искә төшерә.2100
-
19 август 2022 - 13:32Абитуриентларның ата-аналары игътибарына: укыган өчен ана капиталы акчасы белән түләргә мөмкин Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге студентларның ата-аналарына балаларының института яисә көллияттә ана (гаилә) капиталы акчасы белән түләп уку мөмкинлеге барлыгы турында искә төшерә.1900
-
19 август 2022 - 11:01Әлки районы умартачылары серләре белән уртаклашты Район җитәкчелеге умартачылык белән шөгыльләнүчеләргә зур игътибарын бирә, дип саныйбыз.4300
-
17 август 2022 - 07:46Иске Әнҗерә авылында зиратны чистартканнар Иске Әнҗерәдә җирле хакимият тәкъдиме белән зиратны чистарту буенча өмә үткәрелгән19400
-
16 август 2022 - 18:44Татарстанда “Алга “ һәм “Тимур” батальоннарына Югары Колчурино егетләре кушыла Татарстанда “Алга “ һәм “Тимур” батальоннары төзеләчәге турындагы чакыруны ишеткәч тә, Югары Колчурино авыл җирлегендә яшәүче ике ир-ат беренчеләрдән булып ризалыгын белдерә.21600
-
28 июнь 2022 - 11:5110 июль көнне Сихтермә-Хузангай авылында Уяв бәйрәме үткәреләчәк
-
17 июнь 2022 - 11:01Рушания Валиева "Салманым"
-
7 июнь 2022 - 11:286-16 июнь көннәрендә "Әлки хәбәрләре" газетасына отышлы бәядән языл
-
13 февраль 2022 - 08:36
-
19 август 2022 - 10:48Сихтермә-Хузангай авылында беренче тапкыр бал белән сыйладылар14 августта православие динендәге әлкилеләр күптәнге гадәт буенча Бал Спасын билгеләп үтә. Хәер, бу Андрей Зиньков сүзләренә караганда, ул күбрәк тамырлары мәҗүсилеккә барып тоташкан халык бәйрәме.5000
-
16 август 2022 - 14:38Владимир Кашкаров: “Яхшы уңыш күңелне сөендерә”Районыбызның “Хузангай” хуҗалыгында урып-җыю эшләре берьюлы өч юнәлештә бара.28900
-
14 август 2022 - 08:16Әлки районында беренче сыйныфка баручы балаларга портфельләр тапшырдыларТатарстанда 1 июльдән 26 августка кадәр “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” хәйрия акция уза.40300
-
16 август 2022 - 14:38Владимир Кашкаров: “Яхшы уңыш күңелне сөендерә” Районыбызның “Хузангай” хуҗалыгында урып-җыю эшләре берьюлы өч юнәлештә бара.28900
-
16 август 2022 - 18:44Татарстанда “Алга “ һәм “Тимур” батальоннарына Югары Колчурино егетләре кушыла Татарстанда “Алга “ һәм “Тимур” батальоннары төзеләчәге турындагы чакыруны ишеткәч тә, Югары Колчурино авыл җирлегендә яшәүче ике ир-ат беренчеләрдән булып ризалыгын белдерә.21600
-
16 август 2022 - 14:40Әлки районында, төзекләндерелгәннән соң, “Ләйсән” йөзү бассейны үз эшен башлап җибәрде 16 августта Әлки районында, төзекләндерелгәннән соң, “Ләйсән” йөзү бассейны үз эшен башлап җибәрде.20800
-
17 август 2022 - 07:46Иске Әнҗерә авылында зиратны чистартканнар Иске Әнҗерәдә җирле хакимият тәкъдиме белән зиратны чистарту буенча өмә үткәрелгән19400
-
16 август 2022 - 16:41Иске Тахталы авылында җирле зиратка бару юлы төзелә Иске Тахталы авылы кешеләре узган ел ахырында үткәрелгән җыелышта үзсалым акчасының яртысын җирле зиратка бару юлын салу өчен тотарга булган.18800
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Элки хэбэрлэре (Алькеевские вести)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47623 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Низамиев Азат Рустамович
Адрес редакции: 422870, Базарные Матаки, ул.Ленина, 1.
Телефон редакции: (884346) 20-0-54.
Электронная почта редакции: alkred1604@mail.ru
О фактах коррупции можно сообщить по электронной почте: alkred1604@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика