Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Андрей Измайлов – бөтен төр транспорт чарасы белән идарә итәргә хокукы булган шофер

    Андрей Измайлов – бөтен төр транспорт чарасы белән идарә итәргә хокукы булган шофер. Тәҗрибәсе дә зур, осталыгы да. Шулай булуга карамастан, егет үзен: “Мин ниндидер дөрес булмаган кеше!”- дип атый. Дөрес түгеллеге нидә соң Андрейның?

     
    Мөгаен, үз-үзен бәяли белүендәдер, гаиләсе, туганнары өчен җаваплылык тоюындадыр, гаделлек яклы булуындадыр. Чөнки аның “дөрес түгеллеге” бер урында бик озак эшләмәвендә икән бит. “Хезмәтемә тиешенчә түлиләр – мин эшлим. Юк икән – башка урын эзлим. Миңа бит гаиләне тәэмин итәргә, улымның киләчәген кайгыртырга кирәк”,–ди ул.
    Шәпкәдә туып үскән Андрей мәктәпне бетергәч төзелеш техникумына укырга керә. Әмма, өстендәге бурычны вакытында үтәргә теләп, армиягә китеп бара. Шуннан язмышы булачак һөнәре белән “кавыштыра” да инде аны: ДОСААФта укып алган “правасы” булганлыктан, яшь солдатны БМП (җәяүле гаскәрләр өчен сугышчан машина дип тәрҗемә итик бу өч хәрефне) йөртүче-механигы итеп билгелиләр.
    - Армиядән кайтуга “Хузангай”га эшкә урнаштым, миңа баштан ук “КамАЗ” бирделәр, әле тагылма арбалы да иде. Башта хуҗалыктан бөртек ташыдык, ул вакытта әле инвестор килгән генә, кооперативның башка байлыгы юк, терлекчелек тармагына нигез дә салынмаган иде. КамАЗ белән идарә итәргә өйрәнеп беттем дә, “качтым” – юл төзү участогына килдем, автобус йөртә башладым,–дип үзе турында сөйли башлады Андрей Владимирович. Дөресрәге, һәр җөмләсен келәшчә белән тартып алырга туры килде анардан, һич кенә дә ашыкмады ул ачылып китәргә.
    Ике еллап юл төзелешенә эшчеләр ташый Андрей. Күбрәк күрше Спас районында эшлиләр. Гел юлда, өйдән читтә... “Арытмыймы?” дигән соравыма: “Юк ла, яшь чакта нинди ару инде ул?” дип җавап бирсә дә, озакка тоткарланмый Андрей биредә – Яр Чаллыга китеп бара, алты ел шул ук юл төзелешендә, асфальт түшәүче машинада эшли.
    Әмма бит кеше гел-гел эш белән генә яши алмый, аңа гаилә җылысы да кирәк. Ә Андрейның яшь, сөйкемле хатыны Анжелика Шәпкәдә калган, сагындыра да, үзе дә сагына. Кайта Андрей, сөеклесен алып, Чистайга барып урнашалар. Әмма шәһәр тормышы Анжеликаның күңеленә хуш килми бит! Дөрес әйткәннәр бабайлар, балык тирән җирне, кеше рәхәт урынны эзли. Яшьләр районга кайтып, Базарлы Матакта өй сатып алалар. Укытучы Анжелика Владимировнага да эш табыла...
    ... Ә Андрейны юллар әле анда, әле монда тарта. Казанда да эшләп ала ул, Түбән Новгород, Рязань, Хабаровск якларына да барып чыга... Узе:
    –Миңа, мөгаен, адреналин җитмидер,–ди. Бәлки, шулайдыр. Ә бәлки, әлеге дә баягы юлларны яратуыдыр, алар еракка чакырадыр...
    Аның күңелендәгесен хатыны да күптән инде кабул иткән, аңлаган. Ире турында болай дип сөйли Анжелика:
    –Ирем гаилә дип, улым дип өзелеп тора, безне яхшы яшәтү өчен тырыша ул. Эшләп тапкан һәр тиенен өйгә алып кайта. Менә бу йортны сатып алгач, күпме ремонт ясадык! Барысына да акча кирәк бит. Авылдагы әти-әнисенә дә гел булыша. Минем әни белән бик дус, үз әниседәй күрә. Улыбыз Егор тугач, иремнең тормышына тагын бер мәгънә өстәлде. Ул бит тыенкы кеше, сабыр, хисләрен эчендә саклый. Ә менә Егор белән эчкерсез балага әйләнә дә куя!
    ...Хәзерге вакытта Андрей Измайлов “Хузангай” җәмгыятендә эшли (“Туган колхозым!”-ди). Ике атнага командировкага киткән, Мари республикасындагы “Звенигово” предприятиесендә эшләп йөри. Телефоннан сөйләштек. Сизелә, гаиләсен сагына, улын күрәсе килә. “Шимбә кайтабыз!” дигән сүзләрендә чагыла сагынуы. Ә матур, иркен өендә аны Анжелика белән Егор көтәләр. Алар да сагына... Нинди генә озын булсалар да, ераклардан урасалар да, юллар аны һәрчак җылы өенә, якыннары янына алып кайтсыннар.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: