Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Гөлнур Сәгыйтова: Йөртүчеләр үзләре генә түгел, пассажирлар да зыян күрде

    ​​​​​​​Уку елы ахырына якынлаша. Тугыз ай буе тырышып укыган кызларны-малайларны алда озын яллар көтә.

      Каникуллар күңелле вакыйгалар белән генә истә калсын, шушы өч айда балаларның гомеренә, сәламәтлегенә зыян килерлек фаҗигаләр булмасын иде. Моның өчен нишләргә соң?
    –Балаларыбызга игътибарны бермә-бер арттырырга, беренче чиратта аларның иминлеген кайгыртырга кирәк. Ә бусы инде ата-аналарның бурычы,–ди район эчке эшләр бүлекчәсенең балигъ булмаганнар эшләре буенча өлкән инспекторы Гөлнур Сәгыйтова. –Җәйге ялларда малайлар һәм кызларга карата контрольне арттырырга, аларның кемнәр белән аралашуы, нәрсә белән шөгыльләнүе хакында белеп торырга киңәш итәр идем. Чөнки балаларның тормыш тәҗрибәсе юк, шунлыктан алар теге я бу саксыз гамәлләрнең бәла-казага китерергә мөмкинлеген алдан фаразлый алмыйлар бит.
    Гөлнур Сәгыйтова җәйге ялларда балалар иминлеген тәэмин итү турында сөйләгәндә 71 нче федераль законны искә төшерә. Әлеге закон белән балигъ булмаганнарның җәй кичләрендә олыларсыз гына урамда йөрү вакытлары 23.00 сәгать белән чикләнә. Әгәр шуннан соң ялгыз гына йөрүче балаларны хокук сакчылары тоткарласа, аларның әти-әниләрен административ җаваплылыкка тартачаклар (беренче тапкыр аларны кисәтү белән чикләнергә мөмкиннәр, мондый хәл кабатланган очракта 2 мең сумга кадәр штраф салына).
    –Кызганычка каршы, юлларда мотоцикл я мопедка атланып җилдерүче үсмерләр проблемасы да кискен тора. Хәтерлисездер, узган елда балигъ булмаганнар идарә иткән ике мотоцикл катнашында авария булган иде. Йөртүчеләр үзләре генә түгел, арткы урындыктагы пассажирлары да зыян күрде. Аңарчы Хлебодаровкада фаҗига булып, мотоцикл иярләгән үсмер икенче баланың сәламәтлегенә зыян китерде. Йөртү хокукы булмаган балаларга мондый транспорт чаралары белән идарә итәргә ярамый! Әгәр закон бозган үсмер тоткарлана икән, ул полициядә исәпкә куела, әти-әнисенә 15 мең сум штраф салына. Шуңа күрә балаларга мотоцикл белән идарә итүнең күңелсез нәтиҗәләре турында үтемле итеп аңлатырга кирәк,–ди инспектор.
    Җәй кояшлы, кызу булса, бала-чага коенырга, суга чумарга ашыга. Монда да олыларның уяулыгы кирәк. Беренче чиратта безнең районда коену өчен яраклы дип саналган урыннарның юклыгын әйтеп үтик. Икенчедән, әгәр инде балалар сулыкларда коена икән, яннарында өлкән кеше күз-колак булып торырга тиеш! Бигрәк тә 14 яшькәчә балаларга игътибар бик кирәк.
    –Хәер, олыракларга да контроль булсын иде, чөнки алары су коенганда сыра, энергетик эчемлекләр кулланырга мөмкин. Бусы инде тагын куркыныч,–дип аңлатты Гөлнур Сәгыйтова.
    Каникулларга укучыларын таратыр алдыннан мәктәпләрдә аларга куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатып, инструктаж үткәрәләр, кул куйдыралар. Моның белән җәйге ял чорына балалар өчен җаваплылык тулысынча ата-анага йөкләнә. Һәм күлләрдә коенганда гына түгел. Тагын, әйтик, үсмерләрнең спиртлы эчемлекләр кулланганы өчен дә. Балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор мондый очракларда үсмерләрнең наркология кабинетында исәпкә куелуларын искәртә. Бусы шулай ук күңелле нәрсә түгел: берничә елдан “права” алырга уйласа, яшь кеше бик тә катлаулы хәлдә калачак.
    Ышан, әмма тикшерергә онытма, ди бер кино герое. Балалар турында сөйләгәндә бу сүзләрне кат-кат кабатласаң да артык булмас. Әти-әниләр, балагыз кем белән аралаша, нинди социаль челтәрләрдә утыра, нәрсә карый – барысын да белергә кирәк, билгеле. Моның өчен улларыгыз-кызларыгыз белән дус булырга кирәк билгеле. Проблемаларын теләсә кем белән түгел, сезнең белән уртаклашсыннар. Шул чакта гына балагыз өчен күңелегез тыныч булыр.

     

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: