Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • “Әлки хәбәрләре” газетасына 2022 елның беренче яртыеллыгы  өчен язылу башлана

    Киләсе елга 90  “яшен” тутырачак район газетасы һәрчак халык белән бергә булды.

      Ул кешеләр турында яза, аларга райондагы хәбәр-яңалыкларны җиткереп тора, аларның  мәнфәгатьләре белән яши. Район газетасы – чын мәгънәсендә шушы төбәкнең елъязмасы ул. Газетабызны еллар буе яздырып алып баручы тугрылыклы укучыларыбыз бик күп. 
    Быел “Әлки хәбәрләре” атнага бер тапкыр, сигез битле булып чыга башлады. Укучыларыбызның байтагы  мондый форматны ошатуларын, хуплауларын әйтәләр. Әле бит шунысы да бар: район газетасына язылып, сез берьюлы ике газета аласыз. Җомга көнне өйләрегезгә “Әлки хәбәрләре” белән бергә “Атна вакыйгалары” кушымтасы да килә. Анда телевидение программасы, ил һәм республика яңалыклары, күп кызыклы язмалар урын ала. 
    Хөрмәтле укучыларыбыз! Киләсе елда да газетабыздан аерылмассыз, “Әлки хәбәрләре” белән бергә булырсыз, дип ышанабыз. Газетага почта бүлекчәләрендә, почтальоннар аша һәм электрон рәвештә язылырга була. Алты айга язылу бәясе әбүнәчеләр өчен – 797,88 сум, оешмалар өчен 887,88 сум. Язылу йомгаклары буенча әбүнәчеләр арасында призлар да уйнатылачак.
    Язылыгыз, укыгыз, “Әлки хәбәрләре” – сезнең өчен! Реклама. 

     

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: