Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районы Базарлы Матак мәктәбен тәмамлаучылар 30 елдан соң очрашты

    Әйтерсең лә әле кичә генә булган кебек –Базарлы Матак мәктәбендә соңгы кыңгырау чыңлады, сыйныф җитәкчеләребез изге теләкләрен җиткерделәр, уңышлар теләделәр. Без, ак бантлы кызлар, галстуклы малайлар, шундый бәхетлеләр идек. Бу көннән соң 30 ел узып киткән.

    Ни кызганыч, яраткан укытучыбыз Лидия Михайловна Долгушова күптән инде арабызда юк, ә Федор Степанович Казачкин тиздән тугызынчы дистәне ваклый башлый. Сыйныфташлар очрашуы  традиция буенча барыбыз өчен дә кадерле булган сыйныф җитәкчесе белән очрашудан башланды. Федор Степанович без килүгә бик тә сөенде. Дәү әтисенә кунакка яраткан оныклары – сыйныфташыбыз Игорьнең балалары да кайткан, алар истәлеккә фотосурәткә төшәргә ярдәм итте.

    Дөресен әйткәндә, бу көнне бөтенебез фотога һәм видеога төштек – һәркемнең  шатлыклы һәм бәхетле минутларны истәлек итеп калдырасы килде. Тагын кайчан очрашу мөмкинлеге буласы билгеле түгел бит.

    1991 елда район үзәгендәге мәктәпне 32 укучы тәмамлады, очрашуга 22 кеше килгән иде. Дөресен әйткәндә, без ике сыйныф идек, әмма тугызынчыдан соң безне гуманитар һәм математика профильләренә бүлделәр. Шулай итеп, бөтенесе буталды, кемнең “А”, ә кемнең “Б” сыйныфыннан булуына беркем игътибар да итмәде. Сыйныфташлар – бетте-китте.

    Очрашуны кафеда үткәрдек, тамада да чакырдык – бөтенесе кешечә. Утыз елга бер мәртәбә хакыбыз бардыр, шулай бит?

    Беренче итеп сыйныфташыбыз Рәис Сафинга сүз бирелде. Икенче дистә ел инде ул район ЮХИДИ бүлекчәсе белән җитәкчелек итә, полиция майоры. Рәис мондый очрашуларның ешрак булуын, сафларыбызның сирәгәймәвен теләде.

    Аннары котлаулар җырлар һәм уеннар белән алышында, барлык педагогларыбызны искә алдык. Ә сез беләсезме, бездә яшь буын хәтта ишетмәгән дә фәннәр бар иде? Болар башлангыч хәрби әзерлек, гаилә тормышы этикасы һәм психологиясе, сызым, туган як тарихы (бүтәннәр татар телен укыганда бу фәнне рус телле укучылар өйрәнә иде). Бар иде шундый вакытлар.

    Сөенечкә, очрашуга ерактан да кайтканнар иде. Наталья Пимурзина – Петербургтан, кызлары укырга кергәч алар бөтен гаиләләре белән шунда күченделәр. Хәзер төрек фамилиясен йөртүче Иркә Гайнетдинова бер генә көнгә Мәскәүдән кайткан. Ул зур төзелеш фирмасында тәрҗемәче булып эшли. Мәктәп елларындагы кебек үк, Иркә монда да иң нәфис һәм нәзәкатьле иде, бер сүз белән әйткәндә, башкала кунагы.

    Төзелеш тармагында эшләүче сыйныфташларыбыз күп булып чыкты. Болар Николай Вассунов, Резедә Умерова, Нәфис Сабиров, Радик Гайнетдинов. Радикны өч дистә елдан артык күргәнебез юк иде, аның гаиләсе бит ул җиденче сыйныфта укыганда Ташбилгедән Яр Чаллыга күчеп китте.

    Айрат Хөснетдинов та безнең белән җиденче сыйныфка кадәр укыды. Аның әтисен – авыл хуҗалыгы идарәсенең элекке начальнигын ул вакытта республика башкаласына югары вазыйфага күчерделәр. Айрат бер генә очрашуны да калдырмый, ә быел ул кайта алмаган, әмма бәйрәм өстәленә күчтәнәчләр җибәргән.

    Ташбилгедән Зөфәр Хөснетдинов,  барыбыз белән дә күрешеп, үзе әзерләгән казылык белән сыйлады. Ул биш кенә минутка кереп чыкты. Аңлашыла, авыл хуҗалыгында һәр минут кадерле. Шунысы сөенечле, күпләребез туган районыбызда калды. Минем исәпләүләрем буенча, чыгарылышыбызның яртысы диярлек.

    Ирина Лазарева район үзәк китапханәсендә эшли, Гүзәл Хәмәтшина “Каенкай” бакчасында татар теле укыта, Алсу Камалова районда музыка мәктәбе белән җитәкчелек итә, ул безнең очрашуларның алыштыргысыз оештыручысы. Марина Гаврилова – Казандагы гадәти түгел, ә якшәмбе мәктәбенең директоры. Ул үзе тәрбияләгән балалар һәм аның кул астындагы социаль учреждение башкара торган эш (күбесенчә хәйрия эшчәнлеге) турында яратып һәм дулкынланып сөйләде. Безнең сыйныфтан педагоглар чыннан да күп: Гөлнара Әхмәтҗанова – Казандагы 6 нчы гимназиянең директор урынбасары, бу юлларның авторы да укытучы-филолог дипломына ия. 

    Сыйныфыбызның старостасы Алсу Бакирова бер очрашуны да калдырмый. Аның әтисе, озак еллар районыбыз белән җитәкчелек иткән, узган ел бакыйлыкка күчкән Нәҗип Баһмановичны җылы сүзләр белән искә алдык. Алсу һәрчак бик тыйнак һәм кешеләргә яхшы мөнәсәбәттә булды. Бу сыйфатларны ул әлегәчә саклаган.

    Игорь Казачкин, Ирина Леонтьева һәм Наталья Афанасьева сәүдә системасында эшлиләр. Наташа запас частьләр кибетендә хезмәт куя. Шуны да әйтергә кирәк, ул арабызда иң яшь әни, аның улына җиденче яшь.

    Коля Феоктистов (без аның белән 10 ел бер парта артында утырдык) “Хузангай” җәмгыятендә автогрейдерда эшли, Вера Смирнова – “Кызыл Шәрык” җәмгыятенең алдынгы хезмәткәре.

    Сөйләшүләр һәм тәбрикләүләр белән вакытның үткәне сизелмәде дә. Бер укытучының урындыгына кактус инәләре куюыбызны искә алдык (аларны кисеп утырырга иренмәгәнбез дә). Кирәк бит, класска шунда директор Идрис Сөнгатуллин килеп керде. Аннан соң нәрсә булганын күз алдына китерү кыен түгел. Мәктәп тормышында мәзәк хәлләр күп инде. Хәзер даруханә системасында эшләүче Резедә Мингалиева өйгә кайтканда кызлар белән “Малютка” балалар ризыгын сатып алулары һәм аның бөртеген дә калдырмыйча ашап бетерүләре хакында сөйләде.

    Әмма безнең сыйныф гел шукланып кына йөргән дип уйламагыз. Без “Строй һәм җыр смотры” бәйгесендә беренче урыннар алдык, яңа елга гадәти булмаган костюмнарда чыгыш әзерләп һәм бүген районда мәгълүм эшмәкәр Роберт Хәйретдинов җитәкчелегендә мәктәптә беренче брейк-данс куеп “балкыдык”.

    Очрашуда тормыштан иртә киткән сыйныфташларны – Ташбилгедән Зиннур Нурлыхаковны, Марс Миндубаевны һәм район үзәгеннән Гөлия Шәйхетдинованы искә алдык. Гөлия  чөгендер утап кайтканда буада сыйныфташлар белән бергә су коенганда батып үлгән иде. Хәзер генә ул балалар берничә көн мәктәп яны участогына да эшкә килергә теләмиләр. Ә без азык чөгендере утауда, тамыразыклар уңышын җыюда атналар, хәтта ай буе эшли идек.

    Музыка укытучысы Илнур Шагалиевнең безнең тату һәм дус чыгарылышыбыз турында үзе чыгарган җырны башкаруы бәйрәмнең чын кульминациясе булды. Әлеге җырда бәхетле мәктәп еллары, чәчләрен тасмалап үргән сыйныфташ кызлар, ул елларның чын сые – повидло яккан ипи турында юллар бар. “Сагындым кыңгыраулы мәктәп елларын, ипигә яккан повидлолы чәй һәм ашларын...).

    Сыйныфташлар белән очрашу күңелдә җуелмас тәэсирләр калдырды, күңел күтәренкелеге, оптимистлык өстәде. Бу көнне без гап-гади кызлар һәм малайлар булып калдык, гамьсез балачак дөньясына чумдык. Кыскасы, бәхетле мизгелләр кичердек. 

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: