Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районы: янган прицепны төяп киттеләр

    Алексеевск-Югары Колок автоюлның  Чуаш Кичүе-Әхмәт авыллары арасындагы участогында “Скания” автомобиленең прицебы яну турында хәбәр ителгән иде инде.

     

    Зәй районында яшәүче берәүнең шәхси машинасы булып чыкты ул. Юл кырыендагы бу прицепка иртәнге якта җиңел автомобиль дә килеп бәрелә. Ул машинадагы кешеләр җиңелчә җәрәхәт алалар, әмма медицина ярдәменә мохтаҗ түгелләр.

    Инде бүген янган “Скания” прицебын кран белән башка машинага төяп алып киттеләр.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: