Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районы: “Яшелчә бакчасында тарантул таптым”, ди Нина Курзаева

    Без авыл кешеләре өчен  бакчаның әһәмияте бик зур.

     Яшелчәсен, җиләк-җимешен, яшел тәмләткечләрен – барын да үзебез үстерәбез. Сүз дә юк, бу бик зур хезмәт сорый. Әмма үз тырышлыгыңның нәтиҗәсен – хезмәт җимешләрен күрү, тәмнәрен тату күңелгә рәхәтлек бирә. Эре-эре итләч помидорлар,  ямь-яшел кабарынкы кыярлар, ялтырап торган баклажаннар, борычлар – барысы да күзне иркәли, ашап туйгысызлар. Ә кавыннар, карбызлар нинди быел! Авызда эриләр. Һава торышы бакчачыларны әллә ни иркәләмәсә дә, уңыш, шөкер, менә дигән. 
    Җәй башыннан бирле яшелчә бакчасында чакырылмаган кунаклар булуын  чамалыйм. Әллә ничә урында 2-2,5 сантиметр диаметрлы оялар күземә чалынды. Аю чикерткә (медведка) түгелме икән, дип бик борчылдым. Бу кимерүче бөҗәкләр бакчага әйтеп бетергесез зыян сала бит. Интернетта шул бирән чикерткәләргә каршы көрәшү юлларын өйрәнә башладым. Һәм менә беркөнне, сулы лейка алып,  боларга каршы чара күрүгә керештем. Помидор рәтләре арасында күптән түгел генә ясалган ике оя авызы табып алдым. Таяк тыгып карыйм – тирән, 40-45 см тирәсе. Аз гына үсемлек мае өстәлгән суны шул тишекләргә сала башладым. Су китә тора, инде икенче лейка бушады, ә нәтиҗәсе күренми. Һәм кинәт оядан йөнтәс аяклар, ә аннары  гаҗәеп зур үрмәкүчнең башы килеп чыкты. Бөҗәкнең зурлыгын күреп, күңелне курку, ә аның медведка түгеллеген белгәч, шатлык биләп алды. Моннан ерак түгел тагын өч ояны күреп, анда да су агыза башладым. Берничәсе буш булды. Ә берсеннән нәкъ шундый ук үрмәкүч килеп чыкты. Ул бик дәү – шырпы тартмасы зурлыгында, беренчесенә караганда ачыграк төстә. Ата бөҗәк, күрәсең. Аннан соң күпме су агызсам, никадәр тырышсам да, үрмәкүчләрне бүтән күрмәдем. 
    Бу зур үрмәкүчләрне моңарчы бер дә очратканым юк иде. Алар безгә каян килгән соң? Ярый әле интернет бар, шуннан җавап эзли башладым. Зурлыклары да, төсләре дә, оялары да, усаллыклары да (үзләрен тотарга маташканда алар өскә сикермәкче булды) бакчабыздагы бу бөҗәкләрнең тарантул булганын әйтә. Аларны Татарстанның берничә районында очратучылар булган икән инде. Үрмәкүчләрнең бу төре республиканың Кызыл китабына кертелгән. 
    “Тарантул агулы. Ул тешләгән урын бик нык авырта, шешеп чыга”, диелгән ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының матбугат үзәге хәбәрендә. Аларның ис сизү, күрү сәләте бик көчле. Башының өске өлешендә сигез күз бар. Ана бөҗәкләр атага караганда эрерәк. Гәүдәләре  нечкә һәм вак йон белән капланган. Йон белән капланган дүрт пар аяклары җирдә генә түгел су өстендә дә бик тиз хәрәкәтләнә. Агулы “авызлары”  һөҗүм итү һәм саклану чарасы буларак та хезмәт итә. Тарантулларның гадәти төсе көрән, соры яисә кара. Алар бөҗәкләр белән туклана. Үсемлекләргә зыян салмыйлар. Димәк, яшелчә уңышы өчен борчыласы түгел. Үземнең табышым хакында һәм бу мәгълүматларны җентекләп язуым шуңа – башка бакчачылар тарантул белән очрашса, аптырап калмасыннар, дим.
    Нина Курзаева, 
    пенсиядәге укытучы Иске Хурада авылы.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: