Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районында 1086 эшләүче пенсионерның 1 августтан пенсияләре арта

    1 августтан эшләүче пенсионерларның пенсияләренә өстәмә булачак.

    Пенсияне яңадан исәпләгәндә кешенең узган ел эшләгәненнән түләнгән пенсия взнослары исәпкә алыначак. Ул, взносларның күләменә карап, 279 сумга кадәр тәшкил итә.

    Бу хакта районда Пенсия фонды җитәкчесе Рәис Галләмов хәбәр итте. Аның әйтүенчә, бездә 1086 эшләүче пенсионерның августта пенсияләре артып киләчәк. Ә районда барысы 6340 пенсионер исәпләнә.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: