Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районында булган авариядә ике шофер да яраланган

    Авария нәтиҗәсендә йөртүчеләрнең икесе дә тән җәрәхәте алган.

    20 ноябрьдә “Алексеевск-Югары Колок” автомобиль юлының Карга авылы тирәсендәге өлешендә “Лада Веста” автомобиле һәм йөк машинасы катнашында юл-транспорт һәлакәте булды. Авария нәтиҗәсендә йөртүчеләрнең икесе дә тән җәрәхәте алган.

    Реклама

    Тикшерүчеләр фикеренчә, авариядә җиңел машина йөртүче гаепле. Ул алдан баручы йөк машинасы белән ике арадагы  куркынычсыз дистанцияне бозган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: