Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Православие динен тотучы әлкилеләр Хач мануны билгеләп үтәләр 

    18-19 гыйнвар төнендә православие динен тотучы әлкилеләр христиан динендәге 12 иң зур бәйрәмнәрнең берсен – Хач мануны билгеләп үтәчәкләр. 

    Әлеге бәйрәм 30 яшьлек Иисус Христосның Иордан елгасы суларында чукынуы хөрмәтенә үткәрелә. 
    Хач ману, Раштуа кебек үк, зурлап бәйрәм ителә.  бер көн алдан гыйбадәт кылына. Ә төнге сәгать 12 дә су изгеләндерү йоласы башкарыла. Хач ману төнендә суда коену гадәте барлык христиан илләрендә сакланган, Русь христианлаштырылганнан соң ул безнең илгә дә килә.
    Православныйларны гыйнвар салкыннары да куркытмый. Дин әһеле суны изгеләнлергәннән соң теләге булган һәркем  өч тапкыр суга чумып ала. Хач ману төнендә коену күп төрле авырулардан дәвалый, дип саныйлар бу диндәгеләр. 

     

    Александр Колос, 105 нче янгын-коткару часте начальнигы:
    Хач ману йоласын үтәү өчен Чуаш Шәпкәсе, Базарлы Матак, Хузангай һәм Иске Хурада авылларында дүрт сулык әзерләнәчәк. Аларның барысын да Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, район башкарма комиететы вәкилләре һәм авыл җирлеге җитәкчелеге составындагы комиссия тикшерәчәк. Коену өчен тирән булмаган, суга төшү җайга салынган урын сайлана. Анда шулай ук коткару чаралары, җылыну урыны булырга тиеш. Дин тотучыларның бу якты бәйрәмен берни дә бозмасын. Моның өчен без кирәкле барлык чараларны да кулланачакбыз. 

     

    Реклама

    Людмила Ирдинкина, Чуаш Шәпкәсе авылы:
    Ел саен ирем Николай белән инешкә барабыз. Анда коену урыны да, кое да бар, быел аларны төзекләндерделәр. Бу төндә биредә кеше күп була. Өч тапкыр суга чумганнан соң тиз генә коры кием киябез. Һәрчак 20 литрлап су алып кайтабыз. Изгеләндерелгән суны мин озак саклыйм. Балалар авырып китсә, аларга эчерәм, тиз тереләләр. Хач ману төнендә алынган су үзенең файдалы сыйфатларын ел буе саклый.
    Әти-әнием шушы олы бәйрәмне бик хөрмәт итә иделәр. Алар буага төшеп, гөнаһлардан чистарыну өчен суга чума иделәр. Әти-әнием инде күптән бакыйлыкка күчтеләр, әмма мин аларның васыятьләрен, кушканнарын беркайчан онытмыйм, төгәл үтәргә тырышам. Быел да Ходай ярдәме белән һичшиксез әлеге йоланы үтәячәкбез. Бәйрәм төнендәге салкын безнең өчен бер дә куркыныч түгел. 

     

    Николай Шипигин, пенсионер, Базарлы Матак авылы:
    Соңгы елларда изгеләндерелгән суга чуму өчен дип буага йөрмим инде. Әмма бәйрәмгә каршы төндә өстемә өч чиләк салкын су коям. Ниләр кичергәнне әйтеп аңлатып булмый. Тән чымырдый, бик күп кырмыска тешли мени. Бер елга җитәрлек энергия, сәламәтлек алам бу йоладан. 
    Хач мануны совет власте елларында да билгеләп үтә иделәр. Хәзерге кебек зурлап түгел, билгеле, әмма изгеләндергән суга чумып алырга теләүчеләр күп була иде. Бу безнең халыкларның йоласы, безнең иманыбыз. Шуңа күрә барлык кануннарны үтәргә тырышабыз. Бәйрәм белән, православныйлар! Сезгә сәламәтлек, иминлек телим.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: