Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Рабигә Фәтхетдинова: «Буем кыска булганга, урман кистерми иделәр»

    Барлык документларга кул куелган, вак-төяк әйберләр җыелган, дуслары белән дә хушлашып өлгерде инде. Барысы да әйбәт кебек. Тик менә Суслонгердан китәргә җыенып йөргәндә күргән төше генә егеткә тынгы бирми...

     
    Ризатдинны армиягә сугыш бетеп килгәндә алалар. Шуңа да карамастан, ул чактагы тәртипләр буенча җиде ел хезмәт итәргә туры килә аңа. Солдатка тоткыннарны тимер юл станциясенә саклап алып бару һәм алып кайту, урманда эшләгәндә сакта тору вазыйфалары йөкләнгән була. Барысы да ярый кебек, әмма шундый рейдларның берсендә Риза (хезмәттәшләре аңа шулай эндәшә булган), температурасы югары булса да хезмәткә чыгып, аңын югалта һәм карга егыла. Ул чакта үпкә ялкынсынуының авыр төреннән аны җирле фельдшер коткарып кала. Ул пациентына үпкәләрен сакларга һәм ешрак мунча керергә киңәш итә. Шулай да әлеге авыру Ризатдинны гомеренең соңгы көненә кадәр тынычлыкта калдырмый. 
    Өенә кайтышлый ул Казанда яшәүче абыйларына кереп чыга. Шунда җиңгәсенә кайтыр алдыннан гына күргән гаҗәеп төшен сөйләп бирә. Апасы егетнең төшен тиздән туй буласына, аның гаилә тормышы озын һәм уңышлы буласына юрый. 
    ...Ризатдин Фәтхетдиновның вафат булуына җиде ел икән инде. Без аның тормыш иптәше Рәбига апа белән очрашып сөйләштек.
    –Булачак ирем белән танышуым үзем өчен бик үк күңелле булмады шул. Күз алдыгызга китерегез әле: хезмәттән кайткан егет, өстендә гимнастерка, бил каешының тимере ерактан ук кояшта ялтырап тора... Бер сүз белән әйткәндә, үзе чибәр, үзе шәп! Әле бит шуның өстенә сугыштан соңгы елларда авылыбыздагы яшь ир-атларны бармак белән генә санарлык иде,–дип башлады сүзен әңгәмәдәшем.
    Ул көнне Рәбига үзенең туганнан туган сеңелесе белән үзләренә кирәге беткән “уфалла” арбасын хуҗасына  кайтарырга барганнар. Әлеге арба тылда көне-төне хезмәт куйган хатыннарга һәм балаларга бик тә ярдәм иткән, миллионлаган крестьян гаиләләрен ач үлемнән саклап калган. Кирәкмәгәнгә генә шундый арбаны күрше урамда яшәүче хуҗаларына кайтарып бирергә булганнар. Ә анда көтмәгәндә каршыларына армиядән кайткан егет чыккан. 
    –Бөтен кыяфәте белән хәрбиләрчә җыйнак иде ул, Ә мин... аягымда ертык калушлар, өсте-өстенә ямаулы киемнән (андыйларны авылда погонлы күлмәк дип атыйлар иде),–дип ул вакытта үзенең нинди уңайсыз хәлдә калуын искә төшереп сөйләде әбекәй. 
    Ә бит Рәбигага инде 26 яшь булган, ул заманнар өчен аз түгел. 
    –Ризатдин мине сорап килгәч, әти-әнием нәрсә әйтә, шулай була, дидем. Ә үзем, имеш, кияүгә чыгарга ашыкмыйм да әле,–дип елмая Рәбига апа.
    Кыз юкка гына ялындырып маташкан икән, иреннән уңган ул. Тормыш иптәше бер тапкыр да аңа начар сүз белән эндәшмәгән, рәнҗетмәгән. Ризатдин хәтта исеме белән дәшмәгән аңа, яратып, “әнисе!” дия булган. 
    Яшь ир колхозга эшкә урнашкан, ә моңарчы тракторчы булып эшләгән хатынына  болай дигән:
    –Җитте, булды, сугыш вакытында күп сукаладың җирне. Хәзер инде кырдагы хатын-кызларны безгә алыштырырга вакыт. 
    –Сугыш елларын мин әрнеп искә алам. Дүртенче сыйныфта укыганда комбайнга суктыру өчен көлтәләр биреп тордым. Унбиш яшемдә үзем кебек кызлар белән Тумба урманнарын кисәргә җибәрделәр. Әмма урманчылар эштән куа иделәр, минем өчен җавап бирәселәре килми иде. Буйга бик кечкенә идем шул. Авылга кайтарып җибәрәләр, ә бригадир яңадан урманга куа. Шулай аптырагач, мине аш пешерүче итеп билгеләргә булдылар. Әмма мич өстендәге казанга буем җитми генә бит! Аяк астыма бүкән куйдылар. Шулай эшчеләргә ризык әзерли идем,–дип хәтерен яңартуны дәвам итә Рәбига апа. Әлеге бүкән турында, буеның кыска булуы хакында берничә тапкыр кабатлый ул. Мөгаен, хәтеренә тирән уелгандыр сугыш чорында күргән газаплары. 
    Шулай да сугыш тәмамланыр алдыннан буйга бераз үсеп киткән Рәбиганы  тракторчыга укыталар һәм штурвал артына утырталар. Руль артыннан күренмисең дә бит, дип көләләр кайчак, әмма мыскыллап түгел, шаяртып кына. 
    –Сугыш вакытында тылда ачлыктан бик күп халык үлгән, диләр. Юк, мин моның белән ризалашмыйм. Ачтан үлмәделәр, начар булса да ашый идек бит – әле алабута я кычыткан җәймәсен, әле черек бәрәңгене... Кешеләр тифтан үлделәр. Тулы гаиләләр вафат булды. Шулай инде анысы, авыруның сәбәпләренең берсе начар туклануда булгандыр. Ләкин кешеләр гомерен шушы куркыныч йогышлы авыру өзә иде. Аллага шөкер, гаиләбезгә кагылмады ул,–ди  ветеран апа һәм дәвам итә:
    –Шундый адәмнәр бар иде, аларны кеше дип атарга тел дә әйләнми.  Безгә, ярымач үсмерләргә, урманнан кипкән ботак-чатак җыярга рөхсәт итми иделәр бит. Тотсалар, чанага салган шул кипкән ботакларны бушаттыра иделәр. Ә өйдә салкын, әле бит утын булмагач, ашарга пешереп тә булмый!
    Җиңү турында Рәбига мәктәптә ишетә. Кизү торучы укытучы  озак итеп кыңгырау чылтырата, класстан-класска кереп күптән көтелгән хәбәрне җиткерә. Балалар көләләр, кочаклашалар, елыйлар... 
    1945 елның Җиңү китергән маеннан соң 77 ел узды инде, күп сулар акты. Фәтхетдиновлар гаиләсендә бер-бер артлы биш бала дөньяга килә, исән-сау үсеп җитәләр. Барысы да тормышта үз урыннарын табалар. Алар әти-әниләренең данлы үткәне белән горурланалар. Бүген Рәбига апа кызы Фәнүзә тәрбиясендә яши, аның турында кайгырталар, аны хөрмәтлиләр. Инде күптән тугызынчы дистәсен башласа да, Рәбига Кыяметдин кызы күзлексез газета һәм журналлар укый, телевизор карый. Бик тә мунча ярата, бәхетенә, анысы өйгә терәлеп тора икән.
    –Әниебез чын мунчачы шул. Мунчаны җылытам әле, дисәм, күзләре шатлыктан яктырып китә. Яңа себерке парларга кушарга да онытмый. Шунлыктан без мунчаны көн аралаш ягабыз. Әнинең теләген шатланып үтим. Картайган әниеңне карый алу үзе бер бәхет бит,–дип күңелендәген яшерми сөйли Фәнүзә Садыйкова. 
    Без аларның Югары Әлкидәге өендә булган көнне әниләре һәм әбиләре янына кунакка балалары, 11 оныгы һәм аларының 18 баласы килгән иде. Бер өстәл артына җыелып, әтиләрен, Бөек Ватан сугышында һәлак булган туганнарын, авылдашларын искә төшереп дога кылды алар. Өлкәннәр яшьләргә сугыш чоры газаплары, аннан соңгы еллар авырлыклары турында кабат сөйләделәр. Онытмасыннар, Бөек Җиңүнең чын бәясе турында һәрчак исләрендә тотсыннар! 

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: