Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Рәис Хәйруллин: Прививкага ышанырга кирәк

     - Интернеттагы вакцина ясатмагыз, дигән чакыруларны мин үлегез, җафаланыгыз, дигән теләк сыман кабул итәм.

      Кичәрәк кенә Казандагы 7 нче хастаханәнең танылган табибы белән сөйләштем. Ул хастаханәләрендә 600 кешенең коронавирустан дәвалануын әйтте. Араларында бик тә җәфаланучылар күп, ди. Чирләүчеләр барысы да прививка ясатмаган кешеләр икән.
    “Спутник” вакцинасы прививканың нәтиҗәлелегенә ышанычны арттырды. Медицина хезмәткәрләре аны ел саен ясатырга киңәш итәләр.
    “Татарстан-Яңа гасыр” телеканалының бер тапшыруында «интернеттагы вакциналауга каршы язмалар урнаштыручыларны җавапка тартырга кирәк», диделәр. Мин бу фикер белән  килешәм. Табибларга  да ышанмагач, тагын кемне тыңларга соң безгә? Ул чакта бөтенләй аларга мөрәҗәгать итмәскә, хастаханәләрдә  дәваланмаскамы?
    Һәр кешенең гомере бер генә, сәламәтлегегез турында үзегез кайгыртыгыз. 
    Прививка ясатып, гомерегезне саклагыз!

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: