Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Россия мөселманнарын берләштерде Болгар җыены

    Идел буе Болгар илендә ислам динен рәсми төстә кабул итүнең 1100 еллыгын Татарстан зурлап билгеләп үтте.

      Безгә күп илләрдән кунаклар килде, бу вакыйга белән республика мөселманнарын Россия Президенты Владимир Путин да котлады.

    Билгеле, юбилейның үзәге борынгы Болгар җирендә булды. Илебезнең төрле почмакларыннан бергә халык ташкыны акты. Кемдер үз машинасында, кемдер зур-зур автобусларда озын юллар үтеп, күңеле, калебе тарткан Изге җиргә ашыкты.

    Кичтән үк килеп кункан автобуслар номерлары Россиянең төрле регионнарыннан – Екатеринбург, Башкортстан, Чиләбе, Пермь, бер сүз белән әйткәндә, кайда татарлар яши, шул яклардан килүләрен күрсәтә иде.

    Уртак табында таҗик егетләре пешергән маңлы пылау, татар өчпочмагы һәм кайнар чәй белән сыйланып утырган кунакларны тыңлап тордым. Әйтүләренчә, башкорт ягыннан икән алар. Көне буе юлда булганнар, төнне ярым утырып автобуста үткәргәннәр, бераз өшегәннәр дә. Әмма күңелләре шат.

    –Изге Болгарга килеп дога кылу теләгем күптән йөри иде күңелемдә, ниһаять, морадыма ирештем,–диде олы яшьтәге апа. Башкалары аның белән килешеп баш кактылар – теләкләре бер, максатлары уртак булмаса, шундый ерак юлга чыгар иделәр микән?

    ЮНЕСКО тарафыннан тарихи кыйммәткә ия дип табылган, сак астына алынган Болгар шәһәре мәйданнары гөр килде бу көнне. Олы кунакларны көткән арада кем концерт карады: кем татар атлары, мәгърүр дөя тирәсендә йөреп, җәя киереп ук атарга өйрәнде; кем сәүдә рәтләреннән өйдә калганнарга күчтәнәч сайлады...

    Бәйрәмгә төрле һөнәр осталары да җыелган. Алар арасында бигрәк тә бизәнү әйберләре ясаучылар күп иде: алка һәм йөзек-беләзекләрне, чәч кыстыргычларны нәрсәдән генә ясамаганнар! Әнә курай остасы сатырга дип алып килгән курайларын сайрата. Янәшәсендә диярлек ир-атлар пычак-хәнҗәрләргә шаккаткан. Бөдрә бәрән тиресеннән тегелгән түгәрәк бүрекләрне киеп караучылар да юк түгел.

    Шулчак таныш йөз күреп тукталдык – үзебезнең агач остасы Ильяс Идиятуллин икән. Төрле агачлардан кырып ясаган кувшин-вазаларга, кәнди-кашыкларның һәркайсына күңел җылысын салганы күренеп тора. Сүзгә дә оста икән Ильясыбыз, товарын мактый да, алучыны кызыктыра да белә булып чыкты.

    Тәмлетамаклар чәкчәк-бавырсакның, төрле үләннәр кушылган чәйләрнең, тирә юньгә хуш ис тараткан шашлыкның кайсын сайларга белми аптырагандыр. Үзем күрдем: татар итчеләре әзерләгән казылык белән кыргыз башлыгы кигән дәрәҗәле кунаклар да кызыксынып тора  иделәр. Бер сүз белән әйткәндә, бәйрәм базары моннан 1000 еллар элек гөрләгәннәреннән кайтыш булмагандыр.

    Реклама

    Менә ниһаять бәйрәмнең кульминациясен көтеп җиткердек: сәхнә түренә мөхтәрәм кунаклар чыкты. Изге Болгар җыенына килүчеләрне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләде.

    –Бу бәйрәм барыбыз өчен дә мөһим вакыйга. Безнең белән булганыгыз өчен һәммәгезгә дә зур рәхмәт. Республика гөрләп торсын, дөньялар тыныч, Россиябез көчле булсын,–диде ул.

    Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев болай диде:

    –Без инде ничә еллар дәвамында бу урында җыелабыз. Ел саен “без булдыра ала торган халык бит” дип инанып кайтып китәбез. Киләчәктә дә  шулай булачак... Нәтиҗәдә Болгар җирен бөтен дөньяга таныта алдык. Ул безнең көчле ихтыяр көчен, булган халык икәнебезне тасвирлый.

    Үз сүзләрен халыкка Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе мөфтие Тәлгать Таҗетдин, Россия мөселманнары  диния нәзарәте рәисе, Шәех Равил Гайнетдин да җиткерделәр. Аннары мөселманнар бергәләп өйлә намазы укыдылар.

    Болгар җирендә бәйрәм озак дәвам итте әле. Чынлап та халыкларны берләштерерлек вакыйга иде ул. Нинди генә телләрдә сөйләшми Идел ярына килгән мөселманнар! Әнә ачык елмаеп, башларына япкан ак яулыкларын җилфердәтеп өч гарәп ир-аты узып китте. Янәшәмнән Африка халкына охшаган яшьләр узды. Инглиз сөйләме чалынды колакка. Репортерлар кулларындагы микрофоннарда язулар аларның Пакистан, Ливан илләреннән булуларын аңлата.

    ...Һәм үз телебез, газиз татар телебез гөрләде бу бәйрәмдә. Мамадышлыларның “дагын-дәинен”дә ишеттек, мишәрчә каты “ч-ц” авазлары да яңгырады, “И-и, наным!” дип эндәшүчеләр дә булды. Күңелгә рәхәтлек биреп халык җырлары, мөнәҗәтләр яңгырады. Оештырып нәтиҗә ясасак, Изге Болгар җыены бөтен татарны берләштерде ул.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: