Спас районыннан Кристина Малыгина Базарлы Матакка бала тудыру йортына рульдә үзе килгән

Спас районының Танкеевка авылында яшәүче Кристина Малыгина ашыгыч ярдәм дә чакыртмаган, иренең өйгә кайтуын да көтеп тормаган, машинаны кабызган да, бала тудыру йортына рульдә үзе киткән.
- Озак уйлап тормадым, Базарлы Матак хастаханәсенә рульдә үзем килдем. Биредә мине бала таптыручы шәфкать туташлары җылы каршы алды. Озак көтәргә туры килмәде: сәгать ярым да үтмәде, сабыем туды, - ди яшь әни.
Кристина шулай икенче улын тапкан. Олысына өч яшь, балалар бакчасына йөри. Әтиләре – гаилә башлыгы, фермер хуҗалыгы белән шөгыльләнә. Хуҗалыкта 13 сыер, шулай ук дуңгызлар, кош-корт бар икән. Кристина иренә хуҗалык эшләрендә булыша, чөнки анда эш һәркемгә дә җитәрлек бит.
Спас районында яшәүче әлеге хатын әйтеп киткәнчә, җирле бала тудыру йортында әниләр һәм сабыйлар өчен бар шартлар да тудырылган. Ә яңа туган сабый Марк булачак икән, чөнки бүгенге көндә ул күпләр яратып куша торган исем.
Әни белән баланы хастаханәдән чыгарган вакытта, котлау өчен килгән баш табиб Светлана Одушкина Малыгиннарга гаилә иминлеге, ә сабыйга нык сәламәтлек теләде. Ул аларны бирегә тагын кыз алып кайту өчен килергә чакырды.
Базарлы Матак үзәк хастаханәсе биргән мәгълүматларга караганда, июньдә генә дә Спас районыннан бала тудыру йортына өч хатын-кыз килгән. Хастаханәдән чыкканда, сабыйлар һәм әниләренең хәле канәгатьләнерлек булган.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
11 август 2022 - 15:36Спас районында карантин: Африка чумасы Спас районының Идел буе бистәсендә дуңгызларның Африка чумасыннан үлү очрагы лабораториядән тикшерү юлы белән расланган.3200
-
11 август 2022 - 10:31Урта Әлки авылында велосипед ярышы оештырылды Урта Әлки авылы мулласы белән берлектә авылда велосипед ярышы оештырылды.6800
-
11 август 2022 - 10:28Әлки районы Чуаш Борнае авылында мунчага ут каба Чуаш Борнае авылындагы бер хуҗалыкта кара мунча ягу теләге тормышка ашмый кала.6500
-
11 август 2022 - 09:29Базарлы Матак үзәк хастаханәсенең медицина хезмәткәрләре балаларына мәктәп букчалары бирелде Бу көннәрдә Базарлы Матак үзәк хастаханәсенең медицина хезмәткәрләре балаларына мәктәп букчалары бирелде.6600
-
11 август 2022 - 08:27Әлки районында машинага ут капкан 8 августта кичке сәгать бишләр тирәсендә Түбән Әлки авылы янында кыр юлыннан барганда Форд-фокус машинасына ут капкан.7001
-
28 июнь 2022 - 11:5110 июль көнне Сихтермә-Хузангай авылында Уяв бәйрәме үткәреләчәк
-
17 июнь 2022 - 11:01Рушания Валиева "Салманым"
-
7 июнь 2022 - 11:286-16 июнь көннәрендә "Әлки хәбәрләре" газетасына отышлы бәядән языл
-
13 февраль 2022 - 08:36
-
11 август 2022 - 08:55“Әлки хәбәрләре” газетасы редакциясе беренче сыйныфка баручы өч балага букчалар бирде“Әлки хәбәрләре” газетасы редакциясендә иртә шатлыклы вакыйга белән башланды.7500
-
5 август 2022 - 08:51Әлки районы: кызу уракта эш һәркемгә җитәБез районыбызның Мулланур Вахитов авылын узып, Кара Елга кырларына барып чыктык. Биредә берьюлы 12 комбайн көзге бодайны турыдан-туры суктыруда эшлиләр.55300
-
4 август 2022 - 10:02Әлки районының почта хезмәткәрләре бүләкләнде2022 елның икенче яртыеллыгына “Әлки хәбәрләре” район газетасына яздыру буенча без почта хезмәткәрләре арасында бәйге игълан иткән идек.46800
-
9 август 2022 - 08:41Помидорлар тизрәк кызарсын өчен ни эшләргэ кирәк? Помидорлар кызарырга бик ашыкмый. Моны тизләтүнең берничә юлы бар.23600
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Элки хэбэрлэре (Алькеевские вести)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47623 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Низамиев Азат Рустамович
Адрес редакции: 422870, Базарные Матаки, ул.Ленина, 1.
Телефон редакции: (884346) 20-0-54.
Электронная почта редакции: alkred1604@mail.ru
О фактах коррупции можно сообщить по электронной почте: alkred1604@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика