Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районының Иске Камка авылында өмә үткәреп зиратны чистарттылар

    Үткән шимбәдә Иске Камка авылы зиратында өмә үткәрделәр. "Бездә халык мондый эшләрдә бик актив,-ди Иске Камка авыл җирлеге башлыгы Фәргать Әкбәров.- Бу өмәдә 35 кеше катнашты. Нигездә үзебезнең авыл халкы, читтән дә берничә авылдашыбыз килгән иде". Зиратны күпләп үсеп киткән яшь агачлардан чистартканнар. Шулай ук картаеп юанайган, кайсы инде корый...

    Үткән шимбәдә Иске Камка авылы зиратында өмә үткәрделәр.

    "Бездә халык мондый эшләрдә бик актив,-ди Иске Камка авыл җирлеге башлыгы Фәргать Әкбәров.- Бу өмәдә 35 кеше катнашты. Нигездә үзебезнең авыл халкы, читтән дә берничә авылдашыбыз килгән иде". Зиратны күпләп үсеп киткән яшь агачлардан чистартканнар. Шулай ук картаеп юанайган, кайсы инде корый башлаган 35 төп агачны кран ярдәмендә кисеп алганнар. Авып башка каберләргә зыян куркынычы булган шундый тагын 30лап агач бар икән әле. Иртәдән өйләгә кадәр байтак эш башкарып, өмәдә катнашучылар киләсә шимбәдә тагын җыелышырга булганнар. "Зиратны тулысынча чистарту-җыештыру өчен быел тагын 4-5 мәртәбә өмә үткәрергә кирәк әле",-ди авыл җирлеге башлыгы. Шулай итеп, биредә авылдашларын иртәгә дә зиратка өмәгә чакыралар. Мәңгелек йортыбызны чистартыйк, тәртипкә китерик, диләр.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: