Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Афәрин, Россия! Рәхмәт сезгә, спортчылар!

Сочида ХХII кышкы Олимпия уеннары Россиянең зур җиңүе белән төгәлләнде. Безнең спортчылар 33 медаль яулап алдылар, шуларның 13 е - алтын. Ә сез Олимпиада ярышларын карап бардыгызмы? Тәэсирләрегез, фикерләрегез нинди? Валерий Киргизов, Иске Тахтала авылы, вакытлыча эшсез: -Олимпиаданы бик кызыксынып карадым. Чаңгы узышларын да, биатлонны да, тимераякта фигуралы шууны да,...

Сочида ХХII кышкы Олимпия уеннары Россиянең зур җиңүе белән төгәлләнде. Безнең спортчылар 33 медаль яулап алдылар, шуларның 13 е - алтын. Ә сез Олимпиада ярышларын карап бардыгызмы? Тәэсирләрегез, фикерләрегез нинди?

Валерий Киргизов, Иске Тахтала авылы, вакытлыча эшсез:

-Олимпиаданы бик кызыксынып карадым. Чаңгы узышларын да, биатлонны да, тимераякта фигуралы шууны да, башка ярышларны да калдырмаска тырыштым. Безнең өчен ятрак булган бобслей, скелетон бәйгеләрен дә бик яратып тамаша кылдым. Афәрин, спортчыларыбызга! Күпме медаль яуладылар, ил командасын беренче урынга чыгарып, Россиянең данын, дәрәҗәсен күтәрделәр. Ярышларны һәм Олимпиаданың ачылу, ябылу тантаналарын караганда күңелне әйтеп бетергесез шатлык, горурлык хисләре биләде. Кыскасы, күңелдәге тәэсирләр әйтеп бетергесез!

Фәния Сибгатуллина, "Росгосстрах" агенты, Салман авылы:

-Олимпиада көннәрендә телевизордан аерылмадык та инде. Эштән бушауга тизрәк Уеннарны карарга ашыктык. Казанда яшәүче кызыбыз ялларда кунакка кайткан иде. Гел кияү белән телефоннан Олимпиада хәлләрен сөйләшеп тордылар. Безнекеләр җиңү яулаган саен сөенеч уртаклашалар. Мин үзем фигуралы шууны яратып карадым. Юлия Липницкая, Евгений Плющенко, Аделина Сотникова өчен җан аттым, һәр уңышларына чын күңелдән сөендем. Молодец безнең егетләр һәм кызлар. Плющенконың аркасын авырттыруына бик борчылдым, ничек матур чыгыш ясыйсы иде бит. Президент Путин үзе күпме ярышларны тамаша кылды. Аллага шөкер, Олимпиада хәвеф-хәтәрсез, имин үтте.

Дмитрий Локтев, Кошки мәктәбе директоры:

-Сочида Олимпия уеннары бик югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Моны үзебезнең һәм чит ил спортчылары, шулай ук күп кенә чит ил матбугат басмалары да билгеләп үтте. Олимпиаданың ачылу, ябылу тантаналары гына да ни тора! Анда илебезнең куәте дә, казанышлары, катлаулы бай тарихы, әдәбият һәм сәнгатькә керткән өлеше дә чагылыш тапты. Боларның никадәр матур итеп эшләнүен әйтеп торасы да юк. Хоккейчыларның уңышсызлыклары күңелне төшерде төшерүен. НХЛ уенчылары артык борыннарын күтәргәннәр, җанатарларның өметләрен акламадылар. Әмма калган бик күп спортчыларыбыз үзләрен күрсәтә белде! 50 километрга узышкан һәм барлык медальләрне яулаган чаңгычыларыбыз чын батырлар бит. Ә шорт-тректа, фигуралы шууда күпме медальләр безнеке булды. Рәхмәт спортчыларыбызга, алар бөтен дөнья алдында илебезнең дәрәҗәсен күтәрде.

Сүәйдә Шакирова, фән һәм мәгариф хезмәткәрләре профсоюзы райкомы рәисе:

-Бик кызыксынып, бер ярышны да калдырмыйча карап барырга тырыштым Олимпиаданы. Спортчыларыбыз өчен чын йөрәктән җан аттым. Илебездә спортның шундый дәрәҗәгә күтәрелүенә, командабызның мактаулы беренче урынны яулавына ничек куанмыйсың һәм горурланмыйсың! Ванкуверда узган Олимпиадада безнекеләр өч кенә алтын медаль яулаганнар, нәтиҗәләр буенча беренче унлыкка да кермәгәннәр иде бит. Ә хәзер нинди уңышка ирештеләр! Минемчә, Сочи Олимпиадасы һәм спортчыларыбызның анда менә дигән чыгыш ясавы илебез халкының бердәмлеген арттырды, рухын күтәрде, патриотлык хисләрен көчәйтте.

Ләйлә Шакирова, хезмәткәр, Базарлы Матак авылы:

-Бөтен гаиләбез белән Олимпиаданы карап, искиткеч шатлык, горурлык хисләре кичердек. Украинада безнең туганнарыбыз яши, алар белән Интернеттан аралашып торабыз (соңгы көннәрдә инде элемтә дә өзелде). Аларда бик авыр хәлләр хәзер. "Бездә фаҗига, банктан акчаларны ала алмыйбыз, иртәгә ни буласын белмибез, балаларыбызның киләчәге өчен кайгырабыз. Ә сез нинди бәхетлеләр, бөтен дөнья шаккатарлык матур Олимпиада үткәрдегез. Сездә тынычлык, балаларыгызга укырга мөмкинлек, эш урыннары бар", диләр. Бу бәхетнең кадерен белергә шул.

фото prikol.bigmir.net сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев