Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алдан тавыш бирү бара

13 сентябрьдә нинди дә булса җитди (уважительный) сәбәп аркасында сайлауга килә алмаган кешеләр алдан тавыш биреп куя ала. Мәгълүм булганча, бу атнаның якшәмбесендә Татарстан Президентын һәм авыл җирлекләре советлары депутатларын сайлыйбыз. Бу көнне сайлауда катнаша алмаучылар өчен алдан тавыш бирү 2 сентябрьдә башланды. 8 сентябрьгә кадәр район территориаль сайлау комиссиясе...

13 сентябрьдә нинди дә булса җитди (уважительный) сәбәп аркасында сайлауга килә алмаган кешеләр алдан тавыш биреп куя ала.

Мәгълүм булганча, бу атнаның якшәмбесендә Татарстан Президентын һәм авыл җирлекләре советлары депутатларын сайлыйбыз. Бу көнне сайлауда катнаша алмаучылар өчен алдан тавыш бирү 2 сентябрьдә башланды. 8 сентябрьгә кадәр район территориаль сайлау комиссиясе бинасында тавыш бирергә мөмкин иде. Ә бүгеннән 12 сентябрьгәчә алдан тавыш бирү яшәү урынындагы участок сайлау комиссиясендә үткәрелә. 9-11 сентябрьдә 16 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр тавыш бирү мөмкинлеге тудырылса, 12 сентябрьдә ул 8 дән 16 сәгатькәчә дәвам итә. Вакытыннан алда тавыш бирү өчен игътибарга алырлык сәбәп (отпуск, командировка, хезмәт һәм уку эшчәнлеге режимы, сәламәтлек торышы һ.б) һәм моны раслаучы документ булу зарур. Район территориаль сайлау комиссиясендә… кеше алдан тавыш биргән.

Районда 48 сайлау участогы эшли. Алар барысы да тавыш бирүне үткәрүгә әзер. Сайлау комиссияләре әгъзалары көн саен 8 дән 17 сәгатькә кадәр сайлау участокларында кизү торалар. Теләгән һәр кеше анда килеп үзен кызыксындырган сорауларга җавап ала, депутатлыкка кандидатлар хакында белешә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев