Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Алинә” универсаль спорт залында “Хузангай” кооперативы призларына билбау көрәше ярышлары узды ( +ФОТО)

"Алинә" универсаль спорт залында "Хузангай" кооперативы призларына билбау көрәше буенча балалар һәм яшёсмерләр спорт мәктәбе беренчелеге ярышлары узды. Анда Әлки, Алексеевск, Нурлат районыннан 100 малай һәм кыз катнашты. Бу юлы да безнекеләр сынатмады - гомумкоманда зачетында беренче булдылар. -Билбау көрәше татар көрәшеннән нәрсә белән аерыла соң?-дигән соравыма спорт мәктәбе директоры...


"Алинә" универсаль спорт залында "Хузангай" кооперативы призларына билбау көрәше буенча балалар һәм яшёсмерләр спорт мәктәбе беренчелеге ярышлары узды.

Анда Әлки, Алексеевск, Нурлат районыннан 100 малай һәм кыз катнашты. Бу юлы да безнекеләр сынатмады - гомумкоманда зачетында беренче булдылар.

-Билбау көрәше татар көрәшеннән нәрсә белән аерыла соң?-дигән соравыма

спорт мәктәбе директоры Рәмис Вафин болай җавап бирде:

-Әлеге көрәшнең үз кагыйдәләре: аяк чалу, янбаш ату рөхсәт ителә. Ул чуваш халкының милли спорт төре дә булып тора.

Киеренке көрәштә үз үлчәм категорияләрендә Радмила Зәйнетдинова (Базарлы Матак ), Илназ Мәрдиев (гимназия), Рәмис Зыятдинов (гимназия), Фәнис Ибәтуллин (Иске Салман), Радик Ибәтуллин (Иске Салман), Илзат Әхмәров (Базарлы Матак), Кирилл Родионов (Базарлы Матак), Альберт Гыйниятуллин (Әхмәт) җиңүче булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев