Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки район мәдәният йортында “Созвездие-Йолдызлык-2022” фестиваленең гала-концерты булды

Район мәдәният йортында “Созвездие-Йолдызлык-2022” балалар һәм яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең гала-концерты булды.

  Әлеге сәнгать бәйрәмендә җырга-музыкага сәләтле, оста итеп шигырь яисә чәчмә әсәрләр сөйли белүче малайлар һәм кызлар катнашты.  Ел дәвамында берничә этапта үткән фестиваль җиңүчеләренә дипломнар, бүләкләр тапшырдылар. 

Фоторепортаж


Концерт башланыр алдыннан яшь талантларны һәм тамашачыларны район башлыгы Александр Никошин сәламләде. 
–Безнең якта талантлы халык яши, ул-кызларыбыз да бик сәләтле. “Йолдызлык” республика фестивале балаларга һәм яшьләргә иҗади мөмкинлекләрен ачу, аларны башкаларга күрсәтү һәм сәхнәдә танылу өчен зур мөмкинлекләр бирә. Билгеле, сәхнәгә чыгып, тамашачыларның игътибарын үзеңә юнәлтү, аларның мәхәббәтен яулау серләренә балаларны укытучылары, педагоглар өйрәтә. Моның өчен аларга зур рәхмәт. Фестиваль җиңүчеләре катнашында гала-концерт уздыру – Әлки җирендә балалар белән оештырылган иң мәртәбәле чараларның берсе ул. Чөнки бу концертта 600 дән артык бала катнаша бит. Фестиваль кысаларында ел саен сәхнәгә нәни йолдызчыкларның чыгуын, вакыт узу белән аларның талантлары үсүен, осталыклары артуын күзәтәбез, балаларның уңышына сөенәбез, алар белән горурланабыз. Менә бүгенге иҗат кичәсендә дә каршыбызда иң якты йолдызчыклар чыгыш ясаячак. Без олы канәгатьләнү белән аларны тәбрикләп, бүләкләр тапшырачакбыз. Алга таба да зур уңышлар телим сезгә, балалар!–диде ул. Аннары беренче дәрәҗә дипломнарга ия булган кызларны һәм малайларны бүләкләде. 
Җиңүчеләр арасында район музыка мәктәбе, Нәби Дәүли исемендәге гимназия, Базарлы Матак, Түбән Әлки, Чуаш Кичүе, Югары Әлморза һәм Алпар мәктәпләрендә белем алучы укучылар бар иде. Иң әйбәт дип табылган чыгышларның күбесен тамашачылар шушы гала-концертта күрделәр. 
Шуннан соң район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов һәм мәгариф идарәсе җитәкчесе Сурия Вәлиева нәни йолдызчыкларга икенче һәм өченче дәрәҗә дипломнар, бүләкләр тапшырдылар. 
Концерт барышында “Йолдызлык” фестивалендә ел саен катнашып килгән, быел мәктәпне тәмамлау сәбәпле фестивальнең чыгарылыш төркеменә кертелгән берничә егет һәм кызны сәхнәгә чакырып тәбрикләделәр,  уңышлар теләделәр һәм алар белән саубуллаштылар. Сәхнәгә әлеге укучыларның әти-әниләре дә чакырылды. Алар үз чиратларында балаларына талантларын ачуда һәм үстерүдә даими ярдәм күрсәткән, күп көч куйган педагогларга рәхмәтләрен җиткерделәр. 
Чыгарылыш төркеме “йолдызларыннан” эстафетаны иң нәни “артистлар” Зәлия Галимова һәм Тимур Баев кабул итеп алды. 
–Без сезнең өметләрне акларбыз!–дип ышандырдылар кечкенә йолдызчыклар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X