Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Декада нәтиҗәсез калмас

Сәүдә нокталары аша спиртлы эчемлекләр сату республикада сизелерлек кимегән. Бу күренеш безнең районда да күзәтелә: үткән елның биш аенда бер кешегә исәпләгәндә 4,4 литр аракы сатылса, быел ул 4,1 литрга калган. Белгечләр әйтүенчә, чынбарлыкта аракы эчү күләме кимеми. Бары алкогольле эчемлекләрне законсыз сату, көмешкә кайнатып реализацияләү кебек яман эшләр чәчәк...

Сәүдә нокталары аша спиртлы эчемлекләр сату республикада сизелерлек кимегән.

Бу күренеш безнең районда да күзәтелә: үткән елның биш аенда бер кешегә исәпләгәндә 4,4 литр аракы сатылса, быел ул 4,1 литрга калган.

Белгечләр әйтүенчә, чынбарлыкта аракы эчү күләме кимеми. Бары алкогольле эчемлекләрне законсыз сату, көмешкә кайнатып реализацияләү кебек яман эшләр чәчәк ата. Мондый күренешләргә каршы көрәш ниятеннән республикада 10-20 июль көннәрендә декада үткәрелә.

Шушы декада кысаларында безнең районда да законсыз алкоголь продукциясен сатуга каршы көрәш чаралары җитдиләнә. Полиция хезмәткәрләре авылларда аракыны "идән астыннан" сатучыларны ачыклау буенча төрле чаралар күрәләр. Медицина хезмәткәрләре суррогат эчемлекләрнең сәламәтлек өчен бик куркыныч булуын кисәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев