Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ел башыннан бирле Әлки районында 10 янгын булган

 Шуларның сигезендә ут-күз торак секторында чыккан. Иң аянычы – утта өч кешенең гомере өзелгән.

 

Район янгын күзәтчелеге өлкән инспекторы Радис Инсапов әйтүенчә, торак секторында ут-күз чыгуның төп сәбәбе – йорт хуҗаларының ян­гын хәвефсезлеге кагыйдәләрен бо­зуы. Бигрәк тә электр җиһазларын, электрүткәргечләрне, мичләрне файдаланганда тиешле таләпләрне үтәмәү “кызыл әтәч” үрләүгә китерә, ди өлкән инспектор.

Шулай ук исерек хәлдә саксыз тәмәке тарту аркасында янгын чыгу очраклары бар. Март аенда Каракүл авылында торак йортта нәкъ менә шул сәбәпле ут кабып, ике кеше үлде.

Ә Иске Матак авылында ут белән саксыз эш итү нәтиҗәсендә янгында йорт хуҗасы, 85 яшьлек хатын-кыз һәлак булды.

Янгын – зур фаҗига. Ул берни­не аямый. Кешенең күпме еллар дәвамында туплаган милкен – йорт- җирен, мал-мөлкәтен санаулы ми­нутлар эчендә юкка чыгара. Ут эчендә кешеләрнең һәлак булуы бигрәк тә әрнүле.

Ут-күз саксызлыкны, ваемсыз­лыкны кичерми. Кечкенә генә оч­кын да зур янгын китереп чыгарырга мөмкин. Инде ай башыннан бирле яңгырсыз һәм эссе һава торышы са­кланганда, янгын хәвефе куркынычы күпкә арта.

Район янгын күзәтчелеге өлкән инспекторы Радис Инсапов әнә шул хакта искәртә һәм әлкилеләрнең ян­гын хәвефсезлеге таләпләрен төгәл үтәвен сорый.

Бүгенге коры һава шартларында кипкән үлән һәм чүп-чар яндырырга ярамый. Моны бары тик махсус урын­да, тиешле саклык чараларын башка­рып кына эшләргә рөхсәт ителә.

РАДИС ИНСАПОВ шулай ук көнкүрештә янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен искә төшерә:

– Үтүкне, электр чәйнеген яисә плитәсен, башка электр җиһазларын кабызганда аларның төзеклегенә инаныгыз, аларны янып китми торган әйбер өстенә генә куегыз.

– Электр лампалары кәгазь һәм тукыма абажурларга тиеп тормасын. Ав­тотрансформатор һәм стабилизаторны өй предметлары белән капламагыз.

– Электр челтәренә берьюлы берничә куәтле энергия кулланучы җиһазларны тоташтырмагыз.

– Электр чыбыкларын юешләтү, алар өстенә обой ябыштыру, чыбыклар­ны кадакка элү, тарту, бәйләү, искергән-туза башлаган тоташтыру шнур­ларын, озынайткычларны куллану гаять куркыныч. Бу изоляция бозылуга һәм чыбыкларның кыска ялганышына китерергә мөмкин.

– Төзек булмаган ут кабызгычларны, розеткаларны файдалану еш кына электр чыбыкларының кызуына һәм януына китерә.

– Стандарт булмаган, кулдан ясалган саклагычлар файдалану да хәвеф чыгарырга мөмкин.

– Электр приборларын монтажлау һәм ремонтлау белән белгечләр генә шөгыльләнергә тиеш.

– Тәмәкене хәвефсез урында гына тартырга кирәк. Урын-җирдә көйрәтү, исерекләрнең тәмәке тартуы еш кына хәвефкә китерә. Торак йортның ише­галдында ут ягып, анда иске җиһазлар, чүп-чар, коелган яфраклар яндыру, туңган торбаларны паять итү лампасы яисә факел белән җылытуның шулай ук янгынга китерүе ихтимал.

– Балаларның ут белән уйнавына юл куймагыз. Аларны өйдә үзләрен генә калдырмагыз. Шырпыны балалар ала алмаслык урында гына саклагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев