Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Электриклар волейболда ярышты

"Алинә" универсаль спорт залында "Челтәр компаниясе" Чистай электр челтәрләре командалары арасында волейбол ярышлары булды. Бәйгедә җиде районның электр станцияләре, шулай ук 77 нче подстанция һәм Чистай электр челтәрләре идарәсе командалары көч сынашты. Тугыз команда арасындагы бәйге көне буена сузылды һәм бик мавыктыргыч, кызыклы булды. Һәр команданың җиңүгә омтылышы көчле иде,...

"Алинә" универсаль спорт залында "Челтәр компаниясе" Чистай электр челтәрләре командалары арасында волейбол ярышлары булды. Бәйгедә җиде районның электр станцияләре, шулай ук 77 нче подстанция һәм Чистай электр челтәрләре идарәсе командалары көч сынашты.
Тугыз команда арасындагы бәйге көне буена сузылды һәм бик мавыктыргыч, кызыклы булды. Һәр команданың җиңүгә омтылышы көчле иде, әмма өстенлекне иң көчлеләр генә яулый шул. Подгруппаларда әйләнеш системасы буенча көч сынашканда 77 нче подстанция, Чистай идарәсе, Әлки, Алексеевск, Яңа Чишмә һәм Аксубай район электр челтәрләре командалары гына оттырышсыз уйный алды.
Чирекфинал уеннарында исә 77 нче подстанция, Чистай идарәсе, Әлки һәм Яңа Чишмә командалары уңышка иреште. Алар ярымфиналга чыктылар. Өченче урын өчен алышта Яңа Чишмә һәм Әлки район электр челтәрләре командалары очрашты. Киеренке көрәштә яңачишмәлеләр җиңү яулады.
77 нче подстанция уенчыларына икенче урын белән чикләнергә туры килде. Ә Чистай электр челтәрләре идарәсе командасы, үзенең бәхәссез өстенлеген раслап, беренче урынга чыкты.
Шул рәвешле, Чистай электр челтәрләре волейболчылары араларындагы иң көчле командаларны ачыкладылар һәм тамашачыларга матур уен күрсәттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев