Коронавирус буенча яңа мәгълүматлар билгеле булды
Республикада үткән тәүлектә COVID-19 ның 32 яңа очрагы расланган.
Авыручыларның барысы да вирусны чирлеләр белән аралашу нәтиҗәсендә йоктырган. Алты кеше хастаханәләргә салынган, калганнары өйләрендә дәвалана. Авыручыларның күпчелеге (18 кеше) – Казанда.
14 июльгә Татарстанда коронавирусның 5061 очрагы теркәлгән.
Барысы 3916 кеше авырудан терелгән, шул исәптән 10 кеше узган тәүлектә савыккан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев