Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки егете Сергей Кондра Президент полкында хезмәт иткән

Узган ел Югары Матак авылы егете Сергей Кондра өчен бик истәлекле, мөһим чор булып, тормышында тирән эз калдырган. Егет Россия Президенты полкында хезмәт итеп кайткан. Безнең районан бу частькә алынган беренче кеше әле ул.

Сер түгел, Преображенский полкына чакырылучы егетләргә баштан ук аерым таләпләр куела. Бердән, алар яхшы яктан гына бәяләнергә тиеш – тәртипле, акыллы, сабыр, нык холыклы егетләрне генә алалар ил башын саклаучы бу полкка. Икенчедән, буйлары озын, гәүдәләре ыспый, төскә-биткә дә күркәм булырга тиеш алар.

Сергейга нәкъ менә шул полкта хезмәт итү бәхете елмая да. Дөрес, бу бәхет җиңелләрдән булмый.

–Без башта зур әзерлек үттек. Сәгатьләр буе плацта марш атлау, тантаналы чараларда үтәлергә тиешле ритуалларны өйрәнү... Әйтик, Кызыл Мәйдандагы Моңгелек ут янында каравылда торуның үз тәртибе бар. Ил делегацияләрен каршылауга башка таләпләр куела. Барысын да истә калдырырга, бик яхшылап өйрәнергә һәм үтәргә кирәк,–дип сөйли Сергей хезмәте хакында.

Бер уйласаң, Мәскәү үзәгендә, бик әйбәт көнкүреш шартларында хезмәт итүнең авырлыгы әллә ни юк та кебек. Әмма Шәрәфле кунакларның самолет белән очып килеп аэропортка төшүен сәгатьләр буе көтеп, аннары теге я бу мәмләкәт башлыгының үз Президентыбыз белән бергәләп Преображенский полкы алдыннан үрә катып үткәрү физик яктан да ансат түгел, рухи яктан да киеренкелек тудыра.

Мәңгелек ут янында каравылда торуны әйткән дә юк.

–Керфек тә какмый, сулышны да аз-азлап кына алып басып торасың. Тирә-ягыңда туристлар, чит ил кунаклары... Үзеңә тиешле вакытны тел-теш тидерми, лаеклы үткәрергә тиешсең,-дип инде истәлеккә әйләнеп барган вакытлары турында сөйли Сергей. Ә үзе ул чактагы хисләрен кабат кичерә: сикереп торып марш атлап күрсәтә, каравылда ничек басып торуны сурәтли...

Егетнең әнисе Надежда Владиславовна, улы белән горурланып, болай ди:

–Сережа безнең олы улыбыз. Ул энесе белән сеңелесенә кайгыртучан абый, ә безгә тыңлаучан бала. Армиягә киткәнче техникум бетерде, институтка керде. Тиздән югары белемле булачак. Хезмәткә дә үзе бик теләп барды.

Әлегә Сергей киләчәген сайлый, алдагы гомер юлын билгели. Әмма, кайда гына эшләмәсен, РФ Президенты полкында алган күнекмә-тәрбия егетне теләсә нинди сынауларны үтәргә ярдәм итәчәге бәхәссез.

 

Хәзерге вакытта Россия Кораллы Көчләрендә 70 ләп якташыбыз чакырылыш буенча хезмәт итә. Тагын 19 егет узган елда армиядә контрактлы хезмәтне сайлаганнар. Яшьләрнең хәзер сайлау мөмкинлеге бар: техникум, училище тәмамлагач ук Россия Саклану министрлыгы белән килешү төзеп, үзе теләгән төбәккә хезмәт итәргә китә ала егетләр. Һәм күпләр шулай итә дә: махсус урта белем алып, илнең Кораллы Көчләрендә берничә ел контрактлы хезмәт үтеп, олыгаеп, җитдиләнеп, рухи яктан ныгып кына түгел, берникадәр акча да туплап, мөстәкыйль тормыш башлауны өстенрәк күрәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X