Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки муниципаль районы советының егерме беренче утырышы булды

​​​​​​​Бүген, 11 майда. Әлки  муниципаль район советының егерме беренче утырышы булып үтте.

  Аның эше белән район советы рәисе Александр Никошин җитәкчелек итте. Утырышта Татарстан Дәүләт Советының җирле үзидарәләр органнары белән эшләү бүлеге мөдире урынбасары Ришат Хафизов катнашты.

Көн тәртибенә кертелгән сорауларның беренчесе буенча район баш табибы Светлана Одушкина чыгыш ясап, әлкилеләрне диспансерлаштыруның 2017 ел һәм быелның беренче кварталы нәтиҗәләре белән таныштырды. Аның мәгълүматын тыңлагач, якын арада район халкын спорт белән актив шөгыльләнүгә, сәламәт яшәү рәвеше сайлауга җәлеп итүче чаралар планы төзеп, аны гамәлгә ашыра башларга кирәк, дигән тәкъдим әйтелде.

Икенче мәсьәлә буенча район советы рәисе урынбасары Рәшит Билалов чыгыш ясады һәм берничә участок сайлау комиссияләренә әгъза итеп билгеләү өчен кандидатуралар тәкъдим итте. Депутатлар аның чыгышы буенча тавыш биреп, карар кабул иттеләр.

Райондагы җәмәгать киңлекләрендә мәдәни-ял итү эшен оештыру хакында утырышта катнашучыларга мәдәният бүлеге мөдире Рәсимә Гайфуллина сөйләде, шул турыда ук район советы комиссиясе рәисе Ләйсән Гайфуллина да мәгълүмат җиткерде. Депутатлар тагын берничә оештыру мәсьәләләрен карап тикшерделәр һәм карарлар кабул иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев