Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки район башлыгы Александр Никошин Өлкәннәр көне белән котлый

Кадерле сугыш һәм хезмәт ветераннары, хөрмәтле пенсионерлар!

Халыкара өлкәннәр көне белән иң ихлас котлау­ларыбызны кабул итегез! Өлкәннәр көне – барыбыз өчен дә аерым бер мәгънәгә ия бәйрәм. Ул күңел җылысы, ихтирам һәм ярату белән тулы. Бу бәйрәм – буыннарның бердәмлеге символы.

Хөрмәтле өлкәннәребез! Сез гомер буе туган районыбыз хакына армый-талмый хезмәт итте­гез. Сезнең тормышыгыз – фидакарьлек, намуслы­лык, әхлаклылык үрнәге. Сез рухи кыйммәтләрне, традицияләрне саклап яшисез, балаларыгыз һәм оныкларыгызның терәге, ышанычлы ярдәмчесе бу­лып торасыз.

Сез бүген дә сафта: белемнәрегезне, бәһасез тор­мыш һәм эш тәҗрибәгезне яшьләр белән теләп ур­таклашасыз, үз үрнәгегез белән яшь әлкилеләрдә хезмәт сөючәнлек, ихтыяр көче, ватанпәрвәрлек кебек күркәм сыйфатлар тәрбиялисез. Зирәклегегез, күңел байлыгыгыз, түземлегегез, тормышны ничек бар шу­лай кабул итә белүегез һәм һәрчак киләчәккә өмет- ышаныч белән каравыгыз өчен рәхмәт сезгә. Сугыш еллары авырлыкларын үз җилкәләрендә күтәргән, Ватаныбызның бәйсезлеген яклаган, илне сугыш җимерекләреннән торгызган өлкән ветераннарга ае­рым рәхмәтебезне җиткерәм.

Без сезнең алда зур бурычлы, һәм беркайчан да сез­не игътибарсыз, кайгыртусыз, ярдәмсез калдырмабыз.

Лаеклы ялдагы һәм әле эшләвен дәвам итүче бар­лык пенсионерларыбызны район җитәкчелеге һәм шәхсән үз исемемнән бәйрәм белән тәбрик итәм. Фидакарь хезмәтегез, актив тормыш позициягез, тынгысыз күңелегез, туган районыбызны ихластан яратуыгыз өчен олы рәхмәт һәм хөрмәт сүзләребезне кабул итегез. Һәммәгезгә нык сәламәтлек, имин тор­мыш, яхшы кәеф телим. Янәшәгездә һәрчак сезне яратучы һәм кайгыртучы балаларыгыз, оныкларыгыз, дусларыгыз булсын. Якыннарыгызның уңышларына шатланып, тормышка сөенеп озак һәм бәхетле яшәгез. Бәйрәм белән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев