Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки район прокуратурасы автоинспектор таләбен үтәмәгән исерек йөртүчегә карата дәүләт гаепләвен хуплады

Район прокуратурасы Карга авылында яшәүче Илнур Миндубаевка карата дәүләт гаепләвен хуплады.

Суд 37 яшьлек әлеге ирне РФ Җинаять кодексының 264.1 маддәсендә каралган җинаять кылуда – автомобиль белән исерек хәлдә идарә итүдә һәм вәкаләтле вазыйфаи затның исерек хәлдә булу-булмауга медицина тикшерүе узу турындагы законлы таләбен үтәмәүдә гаепле дип тапты.

Судта расланганча, быел 16 апрельдә  10.00-10.40 сәгатьләр тирәсендә Илнур Миндубаев исерек килеш Базарлы Матакның Кояшлы урамында автомобильдә йөри. Ул шунда ЮХИДИ дәүләт инспекторы тарафыннан туктатыла. Әмма вазыйфаи затның исерек булу-булмауга медицина тикшерүе узу турындагы законлы таләбен үтәми. Шул рәвешле, РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләрен боза.

Хөкем ителүче үзенең гаебен тулысынча таныды. Суд аңа 200 сәгать мәҗбүри эшләр билгеләү турында карар чыгарды. Моннан тыш, И.Миндубаев ике елга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән.

Хөкем карары законлы көченә кергән.

Бу хакта район прокуроры ярдәмчесе Иван Милютин хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев