Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки район тормышының төрле тармаклары белән талантлы кешеләр җитәкчелек итә. ФОТО

 Хакимияттә хезмәт куючыларны җитди, кырыс кешеләр дип күзалларга күнегелгән.

Район хакимияте һәм башкарма комитетының төрле бүлекләрендә эшләп, дәүләткүләм җаваплы вазыйфалар башкаручылар башка төрле булмыйдыр, дип уйлый күбебез. Ә бит булалар икән! Алар сәхнәгә чыгып җырлый да, шигырь дә сөйли һәм шаян сүз, көлке күренеш белән тамашачыларны көлдерә дә белә икән бит!

 Үзешчәннәрнең “Чәчәк атсын туган җирем Татарстан!” фестивалендә район чиновниклары да осталыкларын күрсәтте. Аларның отчет концерты Галиәсгар Камал пьесасы буенча куелган “Беренче театр” спектакле белән башланып китте. Эчтәлеге барыбызга да дияр­лек таныш спектакльдә төп рольләрне Вайыс Даутов (Хәмзә бай), Лия Мәрдегалләмова (Гафифә), Рәфис Гатаул­лин (Гали), Динар Гали­мов (Хәбибрахман), Энҗе Хәлиуллина (Биби), Рәйсә Габдуллина (Факиһә) оста итеп, бик килештереп уйнадылар. Гафифәнең күлмәк сайлап иренең теңкәсенә тиюе, тамашачының да ачуын кабартты, Хәбибрахман, театрга бармыйм, дип диван артына качкач, байның чәч алдырырга азаплануыннан егылып көлделәр, беренче караш­ка тинтәгрәк күренгән асрау кызның үз акылы үзе белән икәнлегенә төшенгәч, аны хуплап кул чаптылар. Кыскасы, спектакль беркемне дә битараф итмәде, артык озын да тоелмады (ә бит ул концертның беренче номеры гына иде әле).

 

ФОТОРЕПОРТАЖ

Аннары сәхнәдә бер- бер артлы җыр, нәфис сүз осталары чыгыш ясады. Мария Платоно­ва (башкарма комитет җитәкчесе урынбасары) белән Светлана Углева (опека һәм попечитель­лек бүлеге җитәкчесе), лирик җыр башкарып алкышландылар. Татьяна Петухова (үзәк китапханә директоры) Алексей Фе­донин (район мәдният йорты) белән бергәләп “Тәрәз төбендә кура җиләк чәчәк ата”,–дип моңайдылар. “Салават күпере” дип исемләнгән вокаль төркем кайчандыр бик популяр булган “Ак чәчәкләр кебек кар ява” җырын искә төшерделәр. Кызлар күп тапкырлар ка­батлаганнар бугай әлеге номерны, бер тавыштай җырладылар.

Сәхнә кайбер җитәкчеләребезне бөтенләй башка яктан ачып җибәрде. Әйтик, Мария Платонова моңы күңелгә ягымлы, үзенчәлекле, аңа сузып җырлау да, тизрәк темплы куплет­лар да килешә. Эльвира Нуруллинаның (башкар­ма комитет җитәкчесенең территориаль үсеш бу­енча урынбасары) башта кызы белән рок-н-ролл стилендә Мәскәү турын­да җырны, аннары моңлы рус җырын, соңыннан татарча “Саубуллашу” җырын башкаруы тама­шачыларга бик ошады. Татьяна Петухова “Нин­ди булсам, шулай ярат!” дигән җырын хатын- кызларга хас нәзакәтлек белән башкарды.

Отчет концертын­да хакимият органнары үзешчәннәре генә түгел, музыка мәктәбе профес­сионаллары да катнаш- ты. Билгеле, аларның осталыгы югары, сәхнә мәктәп педагоглары өчен “туган өй”, алар анда үз кеше.

Менә “Илһам” ан­самбле: аның составын­да балаларны җырларга өйрәтү осталары чыгыш ясый. “Бер-беребезнең кулын кысыйк әле” дип җырлады алар һәм сәхнәдән залга дуслык, җылы мөнәсәбәт рухын җиткерә алдылар. Му­зыка укытучысы Илнур Шагалиев гармунда, ку­райда уйнап сөендерде. Алмаз Сафиуллин сәхнәгә үзе генә түгел, кечкенә укучысы Адель Гата­уллинны да алып чык­кан. Икәүләп “Яшәргә Лондонга китәм”, дип җырлап көлдерделәр дә, көйдерделәр дә алар: китмәсеннәр беркая да, мондый талантлар үзебезгә дә бик кирәк.

 

Олеся Гобәйдулkинаның үз тамашачысы бар. Аның моңлы, нәфис тавышы күңелләрне ай­кый. “Әрнүләргә түзә икән йөрәк” дигән җырын ул җаннарны эретерлек итеп җырлады.

Биюләр дә әзерләгәннәр үзешчәннәр: шәмнәр белән бию, молдаван биюе сый­лы табадагы десерт кебек булды – тәмле, әмма аз!

Спектакль тикле спектакль күрсәткәч, нәфис сүзгә урын бул­маса да ярый, дигәннәр ахыры концертны ое­штыручылар. Бары Лия Мәрдегалләмова гына әтисенә багышлап үзе язган шигырьне укыды һәм алып баручылар Еле­на Бухарова белән Илфат Кыямовтан гына туган илебез, халкыбызның бердәмлеге хакында ку­плетлар ишеттек.

Шактый озын про­граммалы концертның беткәнен сизми дә кал­дык. Бик талантлы кешеләр җитәкчелек итә икән район тормышының төрле тармаклары белән. Аларга сәхнәдә генә түгел, төп эшләрендә дә уңышлар юлдаш булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев