Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: авариядә нык имгәнгән туганыбызга ярдәм кирәк!

Хөрмәтле эшмәкәрләр, фермерлар, якташлар, әлкилеләр!

Кайгы һәрвакыт көтмәгәндә ишек кага. Югары Колчурино авылында яшәүче бертуганым Валентина Иванова (Глухова) гаиләсенә дә зур бәхетсезлек килде. Тольятти-Казан трассасында булган юл-транспорт һәлакәтендә ике кешенең гомере өзелде, өч кеше бик нык имгәнде.

Хәзер авариядә зыян күрүчеләрне дәвалау, операциягә һәм тернәкләндерүгә түләү өчен бик зур суммада акча кирәк. Гаиләнең мондый мөмкинлеге юк. Бүтәннәр хәсрәтенә битараф булмаган кешеләрнең булдыра алганча матди ярдәм күрсәтүләрен сорыйм. Акчаны (теләсә нинди сумма) Валентинаның улы Иванов Сергей Николаевичның телефон номерына – 89276166157 – күчерергә була. Әлеге номер аның Сбербанк картасына бәйләнгән.

Бәла-каза сезне читләтеп үтсен. Ходай ярдәменнән ташламасын!

Виктор Глухов,

Сихтермә-Хузангай авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев