Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Роберт Гадиев: республикада иң күп көнбагыш һәм бөртеккә кукуруз бездә игелә

Киләсе якшәмбедә Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көнен билгеләп үтәбез. Нигездә авыл хуҗалыгы өстенлек иткән районыбыз өчен бу төп һөнәри бәйрәмнәрнең берсе. Әлкилеләр аны нинди хезмәт нәтиҗәләре белән каршылый, киләчәккә нинди планнар тәгаенләнә? Шул хактагы берничә сорау белән район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Роберт Гадиевкә мөрәҗәгать иттек.

–Роберт Рәшитович, яңарак кына районда узган якташлар очрашуында Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин Әлкинең авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча күп юнәлешләрдә республикада алдынгылар исемлегендә булуын атап үтте. Һөнәри бәйрәм алдыннан әнә шул хакта сөйләшеп алыйк әле.

–Игенчелектә һәм терлекчелектә районыбыз соңгы елларда тотрыклы эшли. Әйтик, бездә республика районнары белән чагыштырганда  иң күп көнбагыш игелә. Быел ул 12 мең гектарга якын мәйданны били. Бу кыйммәтле май культурасы. Районда көнбагышны берничә ел үстерү дәверендә аңардан әйбәт уңыш алырга өйрәндек. Бу культураны тулысы белән диярлек үзебездә эшкәртәбез дә. “Хузангай” җәмгыятендә, бертуган эшмәкәрләр Шәйхетдиновларның җитештерү базаларында куәтле май сыгу цехлары ел буе эшли.

Без шулай ук бөртек өчен кукурузны республикада иң күп үстерүчеләр рәтендә. Районда бит терлекләр бик күп. Аларны тулы кыйммәтле азык белән тәэмин итүдә бөртекле кукурузның әһәмияте бәхәссез.

–Инде игенчелектә кайбер нәтиҗәләр дә ясарга мөмкиндер. Ел катлаулы килсә дә, авыл хезмәтчәннәре чагыштырмача әйбәт уңыш алуга иреште бит?

–Чынлап та, игенчелек өчен ел шактый катлаулы булды. Башта иртә җәй салкыннары борчыса, аннан корылык тилмертте. Әлки республикада яңгырлар  иң аз яуган районнарның берсе булды. Шулай да бөртеклеләрдән уртача уңыш 27,6 центнер тәшкил итте. Бу узган елгыдан бераз түбәнрәк, билгеле. Ә менә көзге культуралар куанырлык уңыш бирде. Уҗым бодаеның һәр гектарыннан, ә ул бездә 16251 гектарда игелде, 33,9 центнер бөртек җыеп алдык. Тик менә борчак, солы, карабодай уңышы без көткәннән күпкә азрак булды.  Быел игенчелек белән шөгыльләнүчеләргә республикадан ашлама белән ярдәм дә бик аз булды шул.

–Тәҗрибә күрсәткәнчә, көзге культуралар теләсә нинди елны тотрыклы уңыш бирә…

–Әйе, без уҗым культуралары мәйданнарын елдан-ел арттыра барабыз. Былтыр аларны 23 мең гектарда чәчкән булсак, быел 25559 гектарга җиткердек.

–Хәзер дә әле басуларда эшләр дәвам итә. Игенчеләребез икенче уракта – көнбагыш, бөртек өчен кукуруз суктыруда хезмәт куялар…

–Әйе, бу урак алдагысыннан да катлаулырак. Җәйге урып-җыю чорында яңгыр яуса, сәгате белән кибә. Ә октябрь яңгырлары уракны берничә көнгә туктата. Комбайнчы егетләребез һәр аяз көннән тулы файдаланып калырга тырыша.

–Димәк, әле бүген комбайнчылар арасындагы ярышка нәтиҗә ясарга иртәрәк?

–Урып-җыю дәвам итсә дә, безнең алдынгы комбайнчылар исемлеге билгеле инде. Әйтик, “Хузангай”дан Вячеслав Илюхинны, Владимир Николаевны, Сергей Николаевны, “ВостокЗернопродукт”тан Рафис Насыйбуллинны, Җәүдәт Хисмәтовны, Дилүс Латыйповны, Владимир Сергеевны, Виталий Антоновны, Нияз Кыямовны, Илшат Гарифуллинны, Рәниф Гатинны, Рафис Камаловны, Азат Әхмәтовны, Семен Рыжковны чын мәгънәсендә кыр батырлары дип атый алабыз. Алар урак башыннан ук алдынгылар исемлегендә. Бу механизаторларыбызның күбесе район һәм республика комбайнчылары бәйгесендә җиңү яулаячак әле.

–Роберт Рәшитович, үсемлекчелек ул терлекчелеккә эшли, дигән гыйбарә яши. Мал асраучыларыбыз хакында да әйтеп узыгыз әле.

–Районда бүген 32500 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Сөткә бәяләр кискен төшүгә карамастан, бездә сыерлар саны кимемәде. Киресенчә, арта төшеп,  былтыргы белән чагыштырганда 104 процент тәшкил итә. Ел башыннан 44 мең тонна сөт җитештерелде. Бу узган елгы күрсәткечкә карата 106 процент. 4300 тонна ит (102%) реализацияләнде. 12300 бозау, 9 мең дуңгыз баласы алынды.

Хәзерге вакытта терлекчеләребез көн саен эшкәртүчеләргә 150 тонна сөт озаталар. Сөт җитештерү буенча район республикада җиденче урынны били.

Яңарак кына “Хузангай”да 600 баш терлеккә исәпләнгән яңа савым корпусы төзелде. Хәзер аның ике саву залында җиһазлау эшләре бара. Тиздән анда да маллар кайтарылачак. “Хузангай” җәмгыятендә бүген 30 тонна сөт җитештерелсә, якын киләчәктә алар бу күрсәткечне 50 тоннага җиткерергә ниятлиләр. Чөнки биредәге яңа төзелгән май-сыр заводы тәүлеккә 50 тонна сөт эшкәртүгә сәләтле.

–Районда әлегәчә сөт  заводы юк иде. Димәк, продукциябезне үзебез эшкәртә башлыйбыз?

–Чынлап та, сөтне эшкәртеп сату күпкә отышлы. Менә хузангайлылар бу эшкә алындылар. Яңа корпус төзеп, өр-яңа җиһазлар сатып алдылар. Тиздән май-сыр заводы эшли башлаячак. Инде аны сынап та карадылар. Барлык линияләр дә төзек эшли. Озакламый завод  тулы куәткә продукция чыгара башлар.

–Әле кайчан гына һәр авылда диярлек терлекчелек фермалары бар иде. Авыл халкына эш булды. Авылларыбызда фермалар янә куәт алырмы?

–Бу юнәлештә соңгы бер-ике елда зур алга китеш бар. Инде Иске Матак, Бибай Чаллысы, Иске Камка, Үргәгар авылларында савым фермалары ачылып, матур гына эшли башлады. Шулай ук Чуаш Кичүендә терлекчелек фермасында ремонт ясалды. Бәлки озакка сузмый малларны да кайтарырлар. Алпар фермалары да ремонтлана. Иске Чаллы терлекчелек комплексын карантиннан соң яңадан ачу буенча җитди эшләр башкарыла.

–Берничә ел элек бездә гаилә фермалары да шактый күп оешкан иде. Сөткә бәяләр төшкәч, алар маллар санын киметмәделәрме, эшен туктатучылар юкмы?

–Билгеле, сөт сату бәяләренең ике тапкырга кимүе терлек тотучыларның кәефен шактый бозды. Шулай да фермерларыбыз арасында сыерлар санын киметү күзәтелмәде. Кайберләре хәтта маллар санын арттырдылар.

Без бүген Әхмәттән Илсур Билдановны, Татар Төгәлбәеннән Фәнил Гәрәевне, Түбән Колчуринодан Сергей Рыжковны, Татар Мулла авылыннан Рамил Гыйматдиновны, Тәлгать Фәттаховны, Иске Салманнан Радик Насыйбуллинны күпләргә үрнәк итеп куябыз. Хәзер сөткә бәяләр акрынлап үсә. Әлегәчә гаилә фермасы төзүне кичектереп килгәннәр дә бу эштә активлык күрсәтәләр. Әйтик, Чиябашта Нияз Минсабиров 60 баш нәселле тана алып, гаилә фермасы оештырып эшли башлады.

–Һөнәри бәйрәмегез алдыннан авыл хезмәтчәннәренә җиткерер теләкләрегез дә бардыр?

–Безнең Әлки – авыл хуҗалыгы районы. Бу иң катлаулы, җаваплы хезмәтләрнең берсе. Авыл җирендә бәйрәм дә, ял да юк. Әнә шул авыр һәм мактаулы хезмәтне ихластан башкарган райондашларыбызны бәйрәм белән кайнар тәбриклим. Һәркайсына муллык, тынычлык, сәламәтлек телим. Бар эшләрегездә уңышлар насыйп булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев