Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Балаларга да прививка ясау мөмкин булачак

Мәгълүм булганча, коронавирус белән балалар да күп авырый.

  Бигрәк тә омикрон штаммы өлкәннәр, хроник чирлеләр өчен генә түгел, балаларга да куркыныч тудыра. Шуларны истә тотып, Россиядә балалар өчен “Спутник М” вакцинасы эшләнелде. Бу вакцина “Спутник V” кебек үк, әмма ул үсмерләр организмына яраклаштырылган .
Бу турыда 10 гыйнварда “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә районның баш табибы Светлана Одушкина әйтеп узды. 12 яшьтән 17 яшькәчә балаларга прививка ата-ана рөхсәте белән генә ясала.  Шундый контингентта безнең районда 900 бала бар. Ата-аналар мәкерле чирдән сабыйларын саклауны кайгыртыр һәм прививка ясату чарасын күрерләр, дип ышанасы килә.
Районыбызда исә бик күпләр прививка ясаттылар, моның белән үзләрен куркыныч вирус йоктырудан саклый алар.
Кызганыч, без ковид тарала башлаганнан бирле бу авыру белән чирләгән 45 кешене югалтырга өлгердек. Алар барысы да прививка ясатмаган булганнар.
Хәзер ревакцинацияләү актив алып барыла. Күпләр ревакцинация өчен “Спутник Лайт” вакцинасын сайлый. Ул бер тапкыр гына кадата торган вакцина. Район поликлиникасында әлеге препарат бар, теләгән кеше ясата ала.
Ревакцинацияне медицина хезмәткәрләре, укытучылар күп ясаткан. Әйтик, 416 мәгариф хезмәткәр кабат прививка ясатырга өлгергән. Ел башыннан 76 укытучы ревакцинацияләнгән.
Район башлыгы Александр Никошин гыйнвар, февраль айларында коронавирус чиреннән аеруча сак булырга, “Роспотребнадзор”ның барлык таләпләрен төгәл үтәргә чакыра. Чөнки Яңа ел каникулларында халык еш аралашты, контактлар күп булды. Ә бу үзе үк әлеге вәзгыятьтә зур куркыныч тудыра.
Район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дарья Хәлилова Яңа ел чараларын барлык саклану таләпләрен төгәл үтәп үткәрдек, диде. Бигрәк тә балалар белән Чыршы бәйрәмнәрен үткәргәндә таләпләр җитди куелган булган.
Җәмәгать урыннарында битлек режимын, социаль дистанцияне саклау, кулларны антисептиклар белән эшкәртү кебек чараларны куллануны дәвам итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев