Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Базарлы Матак авылы юллары кар “боткасыннан” кайчан арыныр?

Район үзәге урамнарында җиңел автомобиль белән йөрүе кыен, юллар боткага әйләнгән, нигә чистартмыйлар?

Әнә шундый сорау белән редакциягә Мәктәп, Көньяк, Имәнлек һәм башка урамнарда яшәүчеләр шалтыратты. Газета укучыларыбызның әлеге зарларын без Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Фаяз Фәттаховка җиткердек.

“Көне буе район үзәге урамнарындагы юлларны чистартабыз”, – ди башкарма комитет җитәкчесе. Бу эштә өч трактор, эттергечле бер КамАЗ машинасы эшли икән.

  • Көннәр җылыткач, кар изелеп, урам юллары баткаклыкка әйләнде. Шуңа һәр урам юлын кат-кат кардан арындырырга туры килә. Зинһар халык берничә көн генә сабыр булсын инде, һәр урамны таба кебек ясап чистартып чыгачакбыз, – ди Базарлы Матак “мэры”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев