Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы әбүнәчеләренә: “Татмедиа” басмаларына языл да смартфон от!

Хөрмәтле укучыларыбыз! Матбугатка язылуның иң кызган чагы, һәм без кабат иң актив әбүнәчеләр өчен бүләкләр уйнатылу хакында хәбәр итәбез.

2020 елның беренче яртысына язылу кампаниясе йомгаклары буенча соңгы модель биш смартфон  һәм башка призлар уйнатылачак.

Әгәр сез “Татмедиа” АҖ нәшер итә торган ким дигәндә өч басмага язылгансыз икән, рәхәтләнеп акциядә катнаша аласыз. Моның өчен язылу квитанцияләренең күчермәләрен 420066, Казан шәһ., Декабристлар ур., 2 адресы буенча яисә podpiska@tatmedia.ru электрон почтасына юлларга кирәк. Үзегезнең телефон номерын күрсәтергә һәм “Акция” дип теркәргә онытмагыз.

Акциядә катнашучы басмалар исемлеге һәм шартлары белән tatmedia.ru сайтында танышырга була. Почтада, шулай ук электрон төстә язылу квитанцияләре кабул ителә.

Призлар уйнату 2020 елның 19 февраленә планлаштырыла. Республиканың һәр районында иң актив әбүнәче – “Татмедиа” АҖ басмаларына иң зур суммага язылучы – призлар уйнату нәтиҗәләренә бәйсез рәвештә кызыксындыру бүләгенә ия булачак. 

Районыбыз әбүнәчеләре “Татмедиа” АҖнең әлеге акциясендә даими катнашалар. Узган матбугатка язылу кампанияләре нәтиҗәләре буенча Базарлы Матактан Шәүкәт Фәтхетдинов, Илдар Шәрапов, Каргадан Гөлсинә Галиуллина, Алпардан Гөлфия Зәйнуллина истәлекле һәм файдалы бүләкләр оттылар.

Киләсе елның беренче яртысы өчен газета-журналларга актив язылып, сез дә акциядә катнашыгыз, хөрмәтле укучыларыбыз. Смартфон һәм башка бүләкләрне бу юлы бәлки нәкъ менә сез отарсыз.

Заявкалар 2020 елның 20 гыйнварына кадәр кабул ителә.

Реклама, 16+

Акциянең срогы: 2019 елның 1 ноябреннән 2020 елның 30 мартынача.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев