Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: бәйрәм һәм озын яллар бәла-казасыз үтсен

Террорчылыкка каршы район комиссиясенең һәм оператив төркемнең чираттагы утырышына авыл җирлекләре башлыклары, мәктәпләр, балалар бакчалары, башка җәмгыяви учреждениеләр җитәкчеләре чакырылды.

 Чөнки утырыш алда торган бәйрәмнәрне тыныч, имин үткәрү мәсьәләләренә багышланган иде.

Утырыш белән район башлыгы Александр Никошин җитәкчелек итте. Анда шулай ук район прокуроры Руслан Гизятов, район эчке эшләр бүлекчәсе начальнигы Ришат Насыйбуллин катнашты.

Полиция җитәкчесе Яңа ел һәм аннан соң булачак дини бәйрәмнәрне үткәргәндә җәмәгать иминлеген тәэмин итү буенча өстәмә чаралар хакында бик тәфсилләп сөйләде. Әлеге чаралар шулай ук террор актларын кисәтүгә дә юнәлтелгән булырга тиеш.

Кисәтелгән – коралланган дигән гыйбарәне истә тотып һәм саклык чараларының артык булмаганын аңлап эш итәргә чакырды җитәкчеләрне Ришат Насыйбуллин. Беренче эш итеп бәйрәм көннәрендә җаваплы, тәртипле кешеләрне кизү торуга билгеләргә, графикларны күренеп тора торган урынга элеп куярга киңәш итте.

–28 декабрьдән 11 гыйнварга чаклы ирекле халык дружинасы эшен дә тәэмин итәргә кирәк. Аларның исем-фамилияләре, телефоннары күрсәтелгән мәгълүмат бездә дә булырга тиеш,–дип кисәтте ул.

Ришат Насыйбуллин бәйрәмнәр үткәрелгән урыннарда спиртлы эчемлекләр һәм пиротехник эшләнмәләр сатуның тыелуын искә төшерде; авыл җирлекләре башлыкларына мөрәҗәгать итеп, үзләрендә яшәүче имин булмаган гаиләләрне, аракы белән дус кешеләрне, авыруларны, авылларга килгән ят кешеләрне, автотранспортны игътибарсыз калдырмаска кушты.

–Күп кенә өйләргә янгын турында кисәтүче приборлар куелды. Аларның төзеклеген тикшерергә дә онытмагыз,–диде ул.

Район башлыгы Александр Никошин:

–Мондый приборлар күп балалы гаиләләр, ялгыз яшәүчеләр, авырулар өйләрендә һичшиксез булырга тиеш. Республика безгә аларны кую өчен өстәмә рәвештә 800 мең сум акча бүлеп бирде. Исегездә тотыгыз – бу көннәрдә Татарстанда янгынга каршы режим гамәлдә, шунлыктан куркыныч тудырырга мөмкин булган барлык объектларны контрольдә тотыгыз,–дип кушты.

Соңгы вакытта “янгын хәбәрчеләре” урнаштырабыз, дип ялганлап, акча эшләп йөрүчеләр дә күренгәли икән, сак булырга кирәк, юкса аларга ышанып, акчасыз да, приборсыз да калырга мөмкин бит.

–Участок инспекторлары үзләре өчен төзелгән өйләрдә, ягъни җирлектә яшәүчеләргә якын булып, проблемаларны яхшы белергә тиешләр. Аларга теләсә кайчан мөрәҗәгать итеп һәм җавап алып булсын!–дип таләп куйды Александр Никошин.

Укыту-тәрбия учреждениеләрендә куркынычсызлык таләпләренең үтәлеше хакында мәгариф идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Сурия Вәлиева сөйләде. Аның әйтүенчә, барлык җитәкчеләр белән, ә алары, үз чиратларында, хезмәткәрләрен җыеп киңәшмәләр үткәргәннәр, кизү тору графиклары төзелгән, янгынга һәм террорчылыкка каршы чаралар, учреждениеләргә керү режимы (пропусклар) ныгытылган.

–Түбәләр кар-боздан чистартыла. Җаваплы кешеләр һәркөнне биналарны карап-тикшереп торалар. ЮХИДИ, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы подразделениесе хезмәткәрләре катнашында ата-аналарны да чакырып очрашулар үткәрдек, аларда каникул көннәрендә балаларга аеруча күз-колак булу кирәклеген аңлаттык,–диде ул.

Александр Никошин үзенең урынбасарларына мәгариф учреждениеләрендә булып, андагы куркынычсызлык чараларының үтәлешен тагын бер тапкыр тикшерергә, ә җитәкчеләргә котельняларны даими игътибарда тотарга кушты.

–Шуны да онытмагыз – пандемия чорының үз таләпләре бар! Балалар бәйрәмнәре үткәргәндә алар төгәл үтәлергә тиеш. Мәктәп автобусларын контрольдә тотыгыз. Районнан читкә барырга кирәк икән, моны полиция белән килештерегез. Шунсыз бер генә автобус та балалар утыртып юлга чыгарга тиеш түгел!–диде ул.

Киңәшмәдә тагын күп кенә мөһим нәрсәләр уртага салып сөйләшелде, алар буенча конкрет чаралар билгеләнде. Прокурор Руслан Гизәтов шулай ук үз таләпләрен җиткерде. Утырышта катнашкан район благочинные Андрей Зиньков правословие динендәге әлкилеләрнең 7-8 гыйнварда Раштуаны ничек билгеләп үтәчәген аңлатты. Бу бәйрәмдә дә барлык саклык чаралары күреләчәк, –дип ышандырды ул.

Шулай итеп, район җитәкчелеге, тиешле службалар әлкилеләр бәйрәмнәрне күңелле итеп, тыныч һәм шат рухта үткәрә алсын өчен барлык чараларны күрәләр. Алар нәтиҗәле булыр, бәйрәм һәм озын яллар бәла-казасыз үтәр дип ышана алабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев