Әлки районы: җирле вәкиллекле органнар депутатлары составы 40ка яңартылды
Иске Салман авыл җирлеге Советы депутатлары составы тулысынча диярлек яңартылды.
Районда барлыгы 162 сайлау округы буенча сайлаулар узды. Шуларның берсе – Карга авыл җирлегенең 5нче округында сайлаулар бер кандидатның үз кандидатурасын төшерүгә бәйле рәвештә узмады. Сайлаулар йомгаклары буенча район муниципаль берәмлекләренең вәкиллекле органнарында яңа кешеләр барлыкка килде: 63 депутат – яңа (узган чакырылышта сайланмаган), тагын 2 депутат башка авыл җирлекләре советларына яңадан сайланды. 96 депутат авыл советларында үз урыннарын саклап калды, хәер, сайлау округын авыл җирлеге кысаларында алыштыручылар да бар.
Депутатлар составы 40% ка диярлек яңартылды. Районның 11 муниципаль берәмлегендә ике яңа депутат, ике авыл җирлегендә – өчәр яңа халык ышанычлысы, дүртесендә – дүртәр яңа халык вәкиле барлыкка килде. Базарлы Матак, Иске Кората һәм Чуаш Кичүе авыл җирлекләрендә бишәр яңа депутат сайланды. Ә Иске Салман авыл җирлеге советы составында узган чакырылыштан 1 депутат кына калган, 6 депутат – яңалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев